Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Самара өлкәсендәге тагын бер мәктәптә татар теле укыта башлаганнар

Моңа кадәр Самарада «Яктылык» мәктәбендә генә татар теле укытыла иде

 Самара өлкәсенең Кошелев микрорайонындагы 7 номерлы мәктәбендә укучы балалар өчен татар теле дәресләре кертелде. Берничә атна элек анда ана теле дәресләре укытыла башлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Ана теле дәресләренә йөрергә йөзләп бала теләк белдерде. Дөресен генә әйткәндә, шул кадәр булыр дип уйламаган да идек. Балаларны дүрт төркемгә бүлеп укытабыз. Алар дәресләргә бик теләп йөриләр», — ди татар теле укытучысы Миләүшә Рәхмәтуллова. Балалар региональ «Дуслык» милли-мәдәни татар җәмгыяте уздырган милли чараларда катнашырга да өлгергән һәм арада беренче урыннар яулачылар да бар. «Шигърият дөньясында» бәйгесендә Илдар Байбеков «Тамашачы мәхәббәте призы» на ия булган. Ә апасы Аделина Байбекова II халыкара «Мирас» татар мәдәнияте фестиваленең «Нәфис сүз» номинациясендә катнашып, «Татар-Дуслык» сайтында барган тавыш бирү буенча тамашачы мәхәббәте призын алган.

«Татар-Дуслык» сайты мөхәррире Искәндәр Сәетов Аделина белән Илдарга бүләкләр тапшырып, башка балаларны да милли чараларда актив катнашырга өндәде, укуларында уңышлар теләде.

«Самарада, „Яктылык“ мәктәбеннән тыш, тагын бер мәктәптә татар теле укытыла башлавы, һичшиксез, шатлыклы хәбәр. Хәерле сәгатьтә башланган эш булсын», диелә бу хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев