Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Самолетта кеше гомерен саклап калган

Казаннан Анталиягә очучы самолетта бер пассажир аңын югалта һәм аның пульсы бетә. Бәхеткә, шул ук рейста Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдире Энҗе Мотыйгуллина да була.

Табиб шунда ук пассажирга йөрәк-үпкә реанимациясе үткәрә. Нәтиҗәдә, хатын-кыз аңына килә, ә экипаж командиры самолетны кире Казанга бора. Аэропортта пассажирны «ашыгыч ярдәм» бригадасына тапшыралар, алар исә тиз арада авыруны хастаханәгә озаталар.
Югалып калмый, тиз арада тиешле медицина ярдәме күрсәткәне өчен самолет экипажы һәм пассажирлар Энҗе Рифкатовнага рәхмәт белдерәләр. Шушы көннәрдә шәһәрдәшебезгә, кеше гомерен саклап калган өчен, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков исеменнән дә Рәхмәт хаты тапшырыла.

Фото: bsmp.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина