Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Самолетта телефон кулланган өчен штраф күләме 10 тапкырга артачак

Россия хакимияте Дәүләт Думасына һава транспортында тәртип бозган өчен административ җаваплылыкка тартуны катгыйландыру турында канун проекты тапшырды. Самолет бортында фотога, видеога төшерү яки телефон куллану кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләмен 10 тапкырга арттырырга тәкъдим ителә. Моңа кадәр ул 100 сум булган булса, хәзер 1000 сумга кадәр күтәреләчәк. Шулай ук пассажирның...

Россия хакимияте Дәүләт Думасына һава транспортында тәртип бозган өчен административ җаваплылыкка тартуны катгыйландыру турында канун проекты тапшырды.
Самолет бортында фотога, видеога төшерү яки телефон куллану кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләмен 10 тапкырга арттырырга тәкъдим ителә. Моңа кадәр ул 100 сум булган булса, хәзер 1000 сумга кадәр күтәреләчәк.
Шулай ук пассажирның самолет командиры кушканнарны үтәмәгәне өчен штраф күләмен дә күп тапкырга арттырырга тәкъдим ителә. Хәзер моның өчен 2000 нән алып 5000 сумга кадәр штраф каралган. Моннан соң аның күләмен 20000-40000 сум итмәкчеләр. Бу маддә буенча 15 тәүлеккә административ кулга алу да каралган.
Төзәтмәләр барлык җәмәгать транспортында вак-төяк хулиганлык өчен административ җаваплылык тарту буенча да кертелгән - андый кагыйдә бозучыларны 30000 нән алып 50 000 сумга кадәр штраф яисә 15 тәүлеккә кулга алыну көтә.

http://maydan.tatar/samoletta-telefon-kullangan-ochen-shtraf-kuleme-10-tapkyrga-artachak/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев