Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Санитар таләпләрне бозучылар бар

Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев рейд нәтиҗәләре турында сөйләде.

«Тикшерүләр барышында дүрт объектта хокук бозулар ачыкланды: шәхси эшмәкәр Омаровның «Бахор» кафесында санитар-эпидемиягә каршы профилактика чаралары үтәлмәве ачыкланды. Аңа карата беркетмә төзелде, материаллар судка җибәрелде. Суд тарафыннан эшчәнлекне 60 тәүлеккә административ туктату турында карар кабул ителде. Шәхси эшмәкәр Мөхәммәдиеваның «Берлога» кафесында да  хокук бозулар ачыкланды. Анда бактерицид лампа, рециркулятор юк, битлекләр дөрес киелмәгән, тиешле журналлар тутырылмаган, дезинфекция чаралары белән тәэмин ителмәгән», – диде ул.  
Моннан тыш, «Стамбул», «Бакинский дворик»  кафеларында да тикшерүләр үткәрелде, ачыкланган хокук бозулар факты буенча эшмәкәрләргә беркетмәләр төзелде, материаллар судка җибәрелде.
Бүгенге көндә Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 3 518 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 669,6 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 2,4%ка түбәнрәк. 99 кеше медицина күзәтүе астында. 9 442 кеше терелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоколад яна кызык роспотребнадзор продукт кибет магазин санитар рейд