Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Санкт-Петербургта яшәүче ир-ат Чаллыдагы танышы янына килеп йөрәксез кала язды

Аңа донор йөрәге күчереп утырттылар.

Санкт-Петербургтан Чаллыга  дусты янына кунакка килгән 38 яшьлек ир-ат авыр сынаулар уза. Йөрәгенә ябышып, ул хастаханәгә эләгә. Табиблар әйтүенчә, оешкан кан артериядә тоткарлана башлый. 10 көн буе табиблар аны ясалма йөрәк белән яшәтә. 15 литрга якын кан алыштырып торалар.

Пациент дарулар һәм медицина җайланмалары белән генә тора. Инфаркт куркынычы яный. Тиз арада йөрәген донорныкына алыштыру сорала. Чаллы табиблары аңа операция ясап,  Мәскәүдәге трансплантология һәм ясалма әгъзалар үзәгенә җибәрәләр. Ир-атка кеше йөрәге күчереп утырталар. Операция уңышлы үтә. Хәзер ул тернәкләнү уза. Хастаханәдән чыгу белән БСМП табибларына кунакка киләргә планлаштыра. "Мин сөйләшә алам, сулыйм. Бу - зур бәхет. БСМП табибларына рәхмәтләремне әйтәсем килә", - ди ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаллы хастаханә табиблар