Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Санкт-Петербургта татарларның көнкүрешенә багышланган даими күргәзмә ачылды

Биредә бишмәтләр, кайры туннар, күлмәкләр, баш киемнәре, бизәнү әйберләре, савыт-саба һәм XIX–XX гасыр башы көнкүреш әйберләре тәкъдим ителә.

Санкт-Петербургның Россия этнография музеенда татар халкының көнкүрешенә һәм мәдәниятенә багышланган экспозиция ачылды. Экспозиция Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Музей хезмәткәрләре тарафыннан сайлап алынган уникаль экспонатлар махсус реставрацияләнгән залда урнашкан, анда ХХ гасыр башындагы архитектура элементлары торгызылган. Музей проекты архитекторы — Василий Свиньин.

Россия этнография музее коллекциясеннән иң яхшы артефактлар татар халкы тормышының төрле якларын чагылдырган күп кенә этнографик темаларны ача. Бишмәтләр, кайры туннар, күлмәкләр, баш киемнәре, бизәнү әйберләре, савыт-саба һәм XIX–XX гасыр башы көнкүреш әйберләре — болар барысы да аерым залда тәкъдим ителгән.

Экспозициядә Казан, Кострома, Касыйм татарлары, мишәрләр, керәшеннәрнең көнкүреше, мәдәнияте белән танышырга мөмкин. Күргәзмә даими эшләячәк.

Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев