Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сатучы да, алучы да канәгать

Чаллы шәһәрендә көзге ярминкәләр дәвам итә. Алар һәр шимбә-якшәмбе эшли һәм ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Ярминкәләр өч мәйданда уза. Бу – ГЭС бистәсенең «Төзүчеләр» стадионында (Габдулла Тукай Яр буе урамы), «Южный» агросәнәгать паркында һәм Чулман проспектының Ипподром территориясендә. Биредә Тукай районыннан кала, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск районнарында җитештерелгән яшелчә, сөт һәм ит продуктларын, җиләк-җимеш, бал, көнкүреш кирәк-яракларын сатып алырга мөмкин.

Әйтергә кирәк, республикада быел уңыш алдагы еллар белән чагыштырганда шактый югары. Бу күренеш төп продуктларның бәяләренә йогынты ясаганмы? Моны ачыклау өчен без сату рәтләре буенча йөреп чыктык.
Көн шактый салкын булуга карамастан, халык күп. Иртәнге сәгать унда кемдер шыплап тулган сумкаларын ике кулына тотып, ярминкәдән чыгып бара, кемдер әле килеп кенә маташа. 
Гадәттәгечә, ярминкәдә һәркем үзе теләгән товарны сатып алу мөмкинлегенә ия: продуктлар төрлелеге сөендерә. Шулай да киштәләрдә ит продукциясе күбрәк. Сыер итенең сөяклерәк кисәге 230-320 сум, итлерәге 350 сум. Даими клиентларга 300 сумга кадәр төшәргә әзер сатучылар. Аларның сүзләренчә, бәяләр узган елгы белән бер баскычта.
Әйтик, «Татарстан» совхозы поселогыннан Илдар Исхаков һәр атна ярминкәгә ким дигәндә 200 килограмм ит алып килә. «Артып калмый, алып бетерәләр», – ди ул.
– ЗЯБ бистәсеннән монда күчкәч, сату бик бармый иде. Шәһәр кешесе хәзер күнекте. Көтеп алалар. Хәтта телефонга шалтыратып алдан ук заказ биреп куючылар бар. Бар да яхшы, шулай да шәһәрнең берәр ноктасыннан шушы мәйданчыкка турыдан-туры йөрүче автобус булсын иде. Бу аеруча пенсионерларга кирәк, – диде ул. 
Сосновый Бор поселогыннан Илдус Сөләйманов сарык, сыер, ат ите белән сату итә. Бәяләр 300-500 сум тирәсе. Терлекне үз хуҗалыгында үрчетә. Бүген ул бирегә 500 килограмм ит алып килгән. Иртәнге 10га инде 100 килограммга якынын сатып өлгергән. 
Каз һәм күркә итенең бер килограммына бәяләр 350 сумнан башлана, тавык итенең бер килограммы 200 сум. Үзгәрешләр юк – бәя узган елдагыча. Кош ите, нигездә, бәйрәм өстәле бизәге булгангамы, сату рәтләрендә аларның саны аз иде. Каз ярминкәләре исә Яңа ел алдыннан башланачак. 
ЗЯБ бистәсендә яшәүче Валентина Артемьева иренең юбилеена бер каз, 5 килограмм сыер ите, 3 литр юкә балы алган. Бәяләр арзан, сыйфаты югары, ди ул.
– Ярминкәне махсус көттем. Кибеттән алган продукт моның кадәр тәмле, майлы булмый, – дип фикерен уртаклашты ханым. 
Ит продукциясе белән беррәттән тагын бер үтемле товар – сөт. Биредә аеруча ыгы-зыгы – чират җыелган. Сөтнең 1,5 литры 80 сумнан сатыла. Биредә үк каймак, эремчек, сөт өсте сатып алырга була. Сарман районыннан килгән Валентина Семенова товарның күз ачып йомганчы сатылганын ассызыклый. «Ярминкә яхшы урында урнашкан. Чыгымнар үзен аклый – Яр Чаллы шәһәренә килеп сату отышлы», – ди ул.
Күпләп халык җыелган тагын бер урын – яшелчә рәтләрендә. Сатуда 9 сумнан бәрәңге, 15шәр сумнан чөгендер, кишер, 15 сумнан кәбестә бар.
Бордыбаш авылында үз эшчәнлеген алып баручы «Әшрәфуллин» КФХ бирегә 2 тонна кәбестә алып килгән. Узган атна бер машина яшелчәне сатып бетергәннәр, бүген дә шундый ук күләмгә ышаналар. 
Сатучыларның сүзләренчә, яшелчәләргә бәяләр шул ук калган. Әмма бәрәңгегә бәя 1 сумга төшкән. Бу «икенче икмәк» уңышы мул булуга бәйле, ди алар.
Гомумән, сатучы да, сатып алучы да канәгать булуын бу ярминкә ачык күрсәтте. Фермерларга зур сәүдә нокталарына үтеп керү өчен бик күп киртәләр узарга кирәк. Монда исә бу киртәләр юк. Аренда өчен дә түләргә кирәкми. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күпмедер дәрәҗәдә юл чыгымнарын да каплый. Шәһәр халкы өчен дә мондый хезмәттәшлек кулай. Алар авылда җитештерелгән, экологик яктан чиста азык-төлек икәнен күреп тора. Өстәвенә, сайлап, карап алу мөмкинлеге дә бар. Шул ук вакытта сатучы һәм сатып алучы үзара аралаша да ала. Бу да мөһим фактор. 
Әйтергә кирәк, ярминкәдә катнашучыларның бердәм форма, бейджик, һәрбер продукциягә бәя күрсәткече булырга тиешлеге турындагы таләпләр тулысынча үтәлгән. 
Киләсе атнага сату рәтләрен Тукай районы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр алачак, эре предприятиеләрдән Сәйдәшев исемендәге хуҗалык чыгачак. Ул көнне сату мәйданчыгында район үзешчәннәре күңел ачу, җыр-бию оештыра. Ярминкәгә килүчеләр кайнар чәй һәм коймактан да авыз итә алачак. 

 

 

 

 

 

http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/satuchy-da-aluchy-da-kangat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев