Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сатуга электрон намазлык чыкты

Хәзер намазларны уку күпкә җайлырак, сатуга электрон намазлык чыкты. Уникаль намазлык датчиклар белән җиһазландырылган. Алар намаз укыганда рәкәгатьләрнең санында буташмаска, намаз вакытында бөтен хәрәкәтләрне дөрес үтәргә ярдәм итәчәк. Электрон намазлыкка намаз эчендә укыла торган сурәләр һәм догалар тыңларга мөмкинлек бирүче аудиоплеер урнаштырылган. Аларны бик рәхәтләнеп тыңлап була, бары тик артыннан...

Хәзер намазларны уку күпкә җайлырак, сатуга электрон намазлык чыкты. Уникаль намазлык датчиклар белән җиһазландырылган. Алар намаз укыганда рәкәгатьләрнең санында буташмаска, намаз вакытында бөтен хәрәкәтләрне дөрес үтәргә ярдәм итәчәк.

Электрон намазлыкка намаз эчендә укыла торган сурәләр һәм догалар тыңларга мөмкинлек бирүче аудиоплеер урнаштырылган. Аларны бик рәхәтләнеп тыңлап була, бары тик артыннан кабатлап кына барырга кирәк.

Электрон намазлыкларны өлкән яшьтәге кешеләр яратып куллана. Аларны еш кына бүләккә сатып алалар. Намазлыкны төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дә көйләп, җайлап була.

http://www.tatar-islam.com/publ/kh_b_rl_r/satuga_ehlektron_namazlyk_chykty/1-1-0-18424

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев