Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Савыт-саба юмаган өчен кызын кыйнаган анага карата җинаять эше кузгатканнар

Татарстанда балигъ булмаганнарны газаплау турында җинаять эше кузгатылды. Беренчел мәгълүматлар буенча, Яшел Үзәндә яшәүче 15 яшьлек кызны, 37 яшьлек әнисе җәзалаган

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның май-июль айларында хатын даими рәвештә кызын кыйнаган — савыт-саба һәм вакытында өй җыештырмаган өчен.

Нәтиҗәдә, кыз әбисенә күченеп китә, оныгы аңа шушы хәлләрне сөйләгәннән соң, ул кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Шикләнелүче җинаятькә катнашы барлыгын өлешчә таныган, дип хәбәр иткән ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

 

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев