Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайлау бүлекләренендә видеокамералар булачак .

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада президент сайлау вакытында сайлау бүлекләренең өчтән бер өлешендә генә видеокамералар булачак диде. "Барлык территориаль сайлау комиссияләрендә дә күзәтү камералары куела. Ә сайлау бүлекләренә килгәндә, камералар 940 бүлеккә эленәчәк", диде Мидхәт Шаһиәхмәтов чәршәмбе матбугат очрашуында. Ул видеокамералар сайлаучылар бер мең кешедән арткан сайлау...

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада президент сайлау вакытында сайлау бүлекләренең өчтән бер өлешендә генә видеокамералар булачак диде.

"Барлык территориаль сайлау комиссияләрендә дә күзәтү камералары куела. Ә сайлау бүлекләренә килгәндә, камералар 940 бүлеккә эленәчәк", диде Мидхәт Шаһиәхмәтов чәршәмбе матбугат очрашуында.

Ул видеокамералар сайлаучылар бер мең кешедән арткан сайлау бүлекләренә генә куела дип ачыклык кертте.

2012 елгы президент сайлау вакытында Татарстанда барлык сайлау бүлекләрендә дә видеокамералар эленгән иде. Видеоязмаларны карап, бәйсез күзәтүчеләр йөзләгән хокук бозулар тапты.

Татарстанда барлыгы 2817 сайлау бүлеге бар. Русия президентын сайлау 18 мартта узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев