Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайлау комиссиясе: Видеокамералар сайлау участокларының 100 процентын колачлаячак

17-19 сентябрь көннәрендә өч көнлек сайлау марафонында 22 мең кеше катнашачак. Россия Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында сайлау участокларында видеокүзәтү һәм видеотеркәү системасы эшләячәк.

Бүгенге көндә җиһазлар урнаштыру эшләре бара, видеокамералар сайлау участокларының 100 процентын колачлаячак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министрының иҗтимагый берләшмәләр буенча киңәшчесе Андрей Кондратьев «Идел» клубының эксперт утырышында сөйләде. 
«Татарстанның сайлау участокларында күзәтү иң киң аспектта тәкъдим ителәчәк. Татарстанда партияләр яңа технологик линейкаларны күбесеннән тизрәк үзләштерә, һәм барлык нечкәлекләрне исәпкә ала. Партия күзәтүчеләренә 10 мең кешедән торган иҗтимагый күзәтүчеләр төркеме кушыла. Моңа өстәп сайлау участокларында җитди арсеналга бүген үк видеокүзәтү һәм видеотеркәү системасы куела», — диде Андрей Кондратьев.
Чыгышы азагында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе белдергәнчә, бүгенге көндә Татарстан сайлауларга әзер. Өч көнлек сайлау марафонында — 17-19 сентябрь көннәрендә 22 мең кеше катнашачак. Алар сайлауларның ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итәчәк.
«Бүген Татарстан тулаем алганда сайлауларга әзер», — дип йомгаклады спикер.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлауларга төп документларны әзерләү барышын тикшерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар-2021