Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайлаулар көнендә Тукай исемендәге яр буенда күңелле концерт оештырылды

Яр Чаллыда бүген, 19 сентябрьдә, Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары өчен бик күп чаралар узды. Хәбәрчебез Г.Тукай исемендәге яр буенда булып кайтты.

Г. Тукай исемендәге яр буенда Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Хәмәдиев, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә Хәйбуллина, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Нигъмәтҗанова чыгыш ясадылар.

Моннан тыш Чаллының иҗат коллективлары җыелган халыкка үзләренең иң матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Тамашачылар аларны алкышларга күмде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар-2021