Сәүдә челтәрләре кабат полимер һәм пыяла савытларны кабул итә башларга мөмкин.
Әлеге мәсьәләне Табигый ресурслар һәм экология, Сәнәгать һәм сәүдә, Икътисади үсеш министрлыклары җентекләп өйрәнергә тиеш. «Премьер-министр Дмитрий Медведев алар-га шундый йөкләмә бирде.
Ваклап сәүдә итү компанияләре ассоциа-циясендә искәртүләренчә, бушаган савытлар-ны җыю буенча сынау проектын гамәлгә ашы-ру ел ахырына кадәр башланырга мөмкин.
Пыяла савыт җитештерүчеләр ассоциация-се президиумы рәисе Владимир Долгов бел-дергәнчә, халыкта чүп-чарны аерым җыюга карата кызыксыну уятырга һәм бушаган савыт-ларны кибеткә кире кайтаруны түләүле итәргә кирәк. Юкса, кешеләрдә буш шешәләрне кире илтү өчен стимул булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев