Шəhри Чаллы

Селфи корбаннары

2014 елның мартыннан бирле, селфи ясаган вакытта, дөньяда барлыгы 127 кеше үлгән. Һәрхәлдә, АКШның Карнеги-Меллона университеты тикшерүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Галимнәр исәпләвенчә, селфи бигрәк тә Һиндстан халкын кыра икән, корбаннарның яртысы шушы илдә.

Икенче урында - Пакыстан, анда селфи ясаганда тугыз кешенең гомере өзелгән. Тагын АКШтан - алты, Русиядән - алты һәм Кытайдан дүрт кеше селфи корбаны булган. Гадәттә үз-үзен фотога төшерү белән хатын-кызлар мавыга дип саналса да, үлүчеләрнең 75 проценты ир-атлар икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: