Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үсентеләрен туздырган өчен иренә пычак белән кадаган

Җәнҗал вакытында ир хатыны утырткан яшелчә рассадаларын пыран-заран китергән. Моңа түзмәгән хатын пычакка үрелгән һәм иренең ботын чәнечкән.

Архангель өлкәсендә ирен үтерүдә шикләнелгән 61 яшьлек хатынны тоткарлаганнар. Тикшерү версиясе буенча, 20 май көнне Новодвинск шәһәрендә исерек ир хатыны белән талашкан. Кызганнан-кызган җәнҗал вакытында ир хатыны утырткан яшелчә рассадаларын пыран-заран китергән. Моңа түзмәгән хатын пычакка үрелгән һәм иренең ботын чәнечкән. Пычак артериягә туры килгән.
Кызганычка каршы, хатыны чакырткан ашыгыч ярдәм бригадасы  ирне коткара алмаган, ул күп кан югалтудан үлгән.
Җинаять эше кузгатылган. Әйе, эчкечелекнең бер дә яхшыга китергәне юк әле...

Әлфия Шакирҗанова
https://omet-rb.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек сак фаҗига