Сентябрьдә кар төште – көз озак киләчәкме?
Җәйнең салкын килүе бер хәл, бар җылы сентябрьгә калган икән дип сөенеп йөргәндә генә, көзе дә кыскарды. Кинәт суытып җибәрде, хәтта ябалак-ябалак кар да, боз да яуды.
Беренче кар фотолары белән социаль челтәрләр, инстаграм битләре тулды.
«Кар төшсә дә, тузганак бирешми әле, яшел чирәм арасыннан калкып утыра, карның зыяны тимәде», – ди Әтнә районы, Ары авылыннан даими укучыбыз Фидаил Кадыймов.
Яшел Үзән районы, Норлат авылында да шушы көннәрдә боз яуган. «Бакчада тирес тараттык. Бакча җиләген күчереп утыртыйм, дип йөри идем, кинәт кенә боз явып узды. Бакчадагы уңышны җыеп бетердек инде, бәрәңгесен дә алдык, кабакларны да коры урынга кертеп куйдык. Боз зыян сала дип куркасы юк», – ди Миләүшә Яруллина.
Беренче кар Башкортстан, Татарстанның Сарман, Түбән Кама, Апас, Кайбыч якларында да яуган. Күп җирдә кырау төшкән. Баулы районында кайбер кешеләрнең виноградларын кырау суккан. «Өлгерми дә өшеделәр»,– ди бакчачылар. Кишер, чөгендер, бәрәңгесен алмый калган хуҗалыклар да бар икән. Алар: «Беренче кар яшелчәләргә зыян салмасын», – дип борчыла.
Мондый салкын, карлы, яңгырлы һава торышы атна азагына кадәр сакланыр, дип фаразлый синоптиклар. Һава температурасы да көндез уртача 8 градустан артмас, диләр. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Җәйге тәгәрмәчләр алышынмаган килеш, мондый юлларда аеруча сак булырга, дистанцияне, тизлекне саклап кына хәрәкәт итәргә киңәш итә ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Көздән җылы көткән халык исә салкыннарга әзер түгел иде булса кирәк. Күпләр салкын тидереп авырый. Урамда көннәрнең суык торуын истә тотып, җылылык сезоны да башланды. Татарстанда социаль учреждениеләргә һәм торак йортларга җылылык җибәрә башладылар. Атна башында ук республиканың 27 районында җылылык җибәрү турында карар кабул ителгән иде.
Кыш дигәннән, Татарстан синоптиклары быелгы кышны җылы булыр дип фаразлый. Октябрьдән мартка кадәр һава температурасы уртача күпьеллык күрсәткечләрдән югарырак булыр дип көтелә.
Сентябрьдә кар күренсә, көз озак килер, ди халык сынамышы. Һавада пәрәвезләр очкан чын әбиләр чуагы булмады кебек бит әле. Димәк, җылы көз әле алда. Урамда көзге кыш булса да, күңелләрдә һәрчак җылы яз булсын.
24 сентябрьдә Казанда 53 елга беренче тапкыр иртә кар яву күзәтелгән, дип хәбәр итә КФУның метеостанция җитәкчесе Мәдинә Шәрипова. Бер төндә кар 6,6 мм калынлыкта яуган. Соңгы тапкыр сентябрьдә беренче кар 1966 елда яткан булган. Көз башында кар очу элек тә күзәтелгән анысы. Тик менә болай күпләп явып, икенче көнне дә эремичә яткан кар катламы аномаль булып санала.
http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/sentyabrd-kar-kar-tshte-kz-ozak-kilchkme
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев