Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сергей Шойгу: Махсус хәрби операция һәм мобилизация һәрберебезгә, һәр субъектка кагыла

«Эш бик тә мөһим һәм ул бер көнлек кенә түгел. Моны аңларга кирәк», - диде министр.

Украинада уза торган махсус хәрби операция һәркемгә кагыла һәм Россия төбәкләренең эше көйләнгән булуын таләп итә, дип белдерде РФ саклану министры Сергей Шойгу. Ул илдә узган өлешчә мобилизация белән бәйле бик күп проблемалар булуын таныды, шулай да вакытлы адымнар ярдәмендә аларны хәл итүгә ирешелгән. Бу хакта «Татар-информ» РИА Новости агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

«Украинада уза торган махсус операция һәм өлешчә мобилизация безнең һәрберебезгә, һәр субъектка һәм торак пунктка кагыла. Биредә, әлбәттә, сенаторлар һәм депутатлар, төбәкләрдән сайланган һәм халык ил Парламентында үз төбәген, шәһәрен тәкъдим итүне ышанып тапшырган кешеләрнең ярдәме кирәк», - диде ул.

Министр шулай ук илдә өлешчә мобилизациянең төгәлләнүен әйтте. «Күп кенә кыенлыклар, проблемалар булды. Биредә шуны әйтми кала алмыйм: без проблемаларның күп өлешен оператив рәвештә хәл итүгә ирештек», - диде ул.

Моннан тыш, Шойгу махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча Парламенттагы координацион төркемнең эшен билгеләп үтте. «Эш бик тә мөһим һәм ул бер көнлек кенә түгел. Моны аңларга кирәк. Проблемалар барлыкка килә, шуннан соң алар хәл ителә, икенчеләре туа», - диде министр. РИА Новости шундый цитата китерә.

Искәртеп узабыз, Россиядә өлешчә мобилизация РФ Президенты Владимир Путин указы белән 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр үткәрелде. Үз теләге белән китүчеләрне дә исәпкә алып, 313 мең кеше хәрби хезмәткә алынды, диелә хәбәрдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев