Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сергей Иванов: Будапештка туры авиарейс туристлар санын арттырачак

Туризм үсешенә этәргеч бирү өчен, пресс-турлар оештыру кирәклеген дә әйттеләр.

Казаннан Будапештка туры авиарейс ачылу туристлар санын арттырырга тиеш. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгында матбугат очрашуында шуңа ышанычын белдерде.

“Туристик багланышлар мәсьәләсендә Венгрия белән күптәннән эшлибез. Безнекеләр дә Венгриягә актив сәяхәт кыла. Туры авиарейс ачылу белән Венгрия туристлары диапазоны кисәк артыр дип ышанабыз”, - диде Иванов.

Ул Россия Президенты боерыгы буенча, электрон визалар кертү белән, Россиягә чит ил гражданнарын кертү гадиләшергә тиешлеген әйтте. “Венгрларның бик азарт аучылар, балыкчылар икәнен беләбез, шуңа күрә аларга тәкъдим итәрлек әйберләребез бар”, - диде комитет рәисе.

Венгриянең Казандагы Генераль Консулы Адам Штифтер пресс-турлар оештыру тәкъдиме белән дә чыкты. “Венгрия массакүләм мәгълүмат чараларын чакырып, Казанны күрсәтү кирәктер дип уйлыйм”, - диде.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров яңа рейс ачу эше алты ел алып барылганын әйтте. “Бу рейска ихтыяҗ зур булачак. Татарстан гына түгел, Идел буе федераль округында да туризм, бизнес үсешенә дә этәргеч бирәчәк”, - дип белдерде.

  • Казаннан Будапештка туры авиарейсларның операторы – Wizz Air авиакомпаниясе. Тарифлары шактый түбән. Билет бәясе 29,99 евродан башлана – барлык билетларның чирек өлеше шул бәядән сатыла. Бүгенге көн белән караганда, барып кайту 5 мең сум тирәсе. Генераль Консул визаның ун көн, ашыгыч визаның өч көн эшләнүен әйтте. РФ гражданнары өчен бәясе 35 евро.

Билетлар бүген сәгать 15.00тән соң сатуга куелачак. Аларны авиакомпаниянең wizzair.com сайтында сатып алып булачак. Беренче рейс 30 октябрьдә башкарылачак. Әлегә Казаннан Будапештка 180 урынлык Airbus A320 очкычлары билгеләнгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/08/189453/

    Казаннан Будапештка туры авиарейсларның операторы – Wizz Air авиакомпаниясе. Тарифлары шактый түбән. Билет бәясе 29,99 евродан башлана – барлык билетларның чирек өлеше шул бәядән сатыла. Бүгенге көн белән караганда, барып кайту 5 мең сум тирәсе. Генераль Консул визаның ун көн, ашыгыч визаның өч көн эшләнүен әйтте. РФ гражданнары өчен бәясе 35 евро.

Билетлар бүген сәгать 15.00тән соң сатуга куелачак. Аларны авиакомпаниянең wizzair.com сайтында сатып алып булачак. Беренче рейс 30 октябрьдә башкарылачак. Әлегә Казаннан Будапештка 180 урынлык Airbus A320 очкычлары билгеләнгән.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/08/189453/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев