Шəhри Чаллы

Сергей Кравцов тугызынчы сыйныф укучыларына аттестатларны ничек биреләчәк турында әйтте

9 нчы сыйныфларда аттестатлар быел ике мәҗбүри фән - рус теле һәм математика нәтиҗәләре нигезендә биреләчәк. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Хөкүмәттә узган брифингта сөйләде.

9 нчы сыйныфларда аттестатлар быел ике мәҗбүри фән - рус теле һәм математика нәтиҗәләре нигезендә биреләчәк. Сайлау предметлары буенча ГДИ үткәрелмәячәк, - дип сөйләде Сергей Кравцов. - Әлегә имтиханнар май ахырына планлаштырылган.

Тугызынчы сыйныф укучылары өчен шулай ук бер уку предметын сайлау буенча контроль эшләр башкарылачак. Әлеге контроль эшләрнең нәтиҗәләре аттестат алуга һәм йомгаклау аттестациясенә кертелүгә йогынты ясаячак. Вакыты буенча-май.

Контроль эшләрен үткәрүнең конкрет даталарын мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары яки мәктәпләр билгели.

Чыганак: Российская газета

Фото: Евгений Епанчинцев/ РИА Новости

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: