Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Сездә бу ризыкны ничек атыйлар?»

Чаллыда яшәүче Лилия Зарипованың бу фотосын социаль челтәрләргә урнаштыргач язылучыларыбызга: «Сездә бу ризыкны ничек атыйлар?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

«Одноклассники» социаль челтәрендә бу пост аеруча популяр булды – аны 5 меңнән артык кеше карады. 

«Безнең Шаран районында бәрәңге кәкересе диләр. Бик тәмле ризык, пешергәндә яңгырлы көннәрдә өйләргә ямьнәр кереп китә иде без кечкенә чакларда», – дип язды Рәзилә Мухина. Әлеге ризыкны төрле якларда яшәүче татарлар төрлечә – бәрәңге тәкәсе, бөккән дип тә, кәкре дип тә, башкача да атыйлар икән.

 «Илеш районында да тәкә дибез. Бик яратып яшыйбыз, исемен нигә шулай атаганнардыр, кайбер кешеләр бу азыкны ишетеп мәзәксенәләр. Ә тәме... Кыр әнисе салып пешереп куябыз, ашап туйгысыз», – дип язган Гөлфирә Минушина.

«Чистай районында бәрәңге бөккәне». Бу комментарий Флера Насыйбуллинаныкы. Пермь өлкәсендә кәртүк пирогы диләр икән. Гүзәл Кәримова шулай дип язган.

«Пучыда да бәрәңге тәкәсе инде... Камыры төчегә ясала, кетердәп тора, үзе йомшак була. Бәрәңгегә әнис орлыклары я укроп салсаң бигрәк тә тәмле. Күп итеп ак май белән майларга кирәк», – ди Вәсилә Гайнуллина.

Нурия Миңнехаҗиева: «Туймазыда бәрәңге кәкрие дип атайлар», – дип яза. Сәмәрә Наумова исә: «Бездә кәкере диләр татарларда, ә Бишбүләктә башкортлар бөкери диләр», – ди. 

«Бәрәңге төрмәсе» дигән җавапны Илеш районыннан Язилә Локманова язган.

«Ничек итеп әйтсәләр дә, бик тәмле татар халык ашы», – дип йомгаклаган Энҗе Мидхәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев