Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева: "Яшьлеккә кайтарды, яшәртте безне пятачок"

Танылган шагыйрә, бик күп җырлар авторы Рәзинә Сәетгәрәева Чаллыда узган пятачокта күңел ачып кайтканнан соң, хис-тойгылары белән уртаклашты.

"Яңа шәһәрдә шау-гөр килеп узган "Пятачок" ка барырга җай булмады. Әй, борсаландым соң ул көнне, әйтерсең сөйгән егетем белән очрашуга бара алмадым. Аллаһының рәхмәте 9 июньдә "Энергетик" мәдәният сарае каршында тагын узачагын ишеткәч авыз ерылды. Бу юлы әйтерсең мине әни егетем янына чыгарга рөхсәт бирде. 

Килдек! Ярый ла килдек! Андагы халык, күңеллелек! Барысы да минем кебек хыялый! Барысы да югалткан яшьлеген эзләп килгән! Таптым бит мин дә яшьлегемне, үз-үземне танымадым: аякларның җитезлеге, гәүдәнең җиңеллеге нәкъ менә 20 яшьтәге чагым!
Менә шулай дуслар! Канатланырга күп тә кирәк түгел икән! " Пятачок" - яшьлек утравы! Кемнәрне кавыштырмады да кемнәрне таныштырмады икән ул?!!!!
Их, көне дә шәп бит! Табигате дә безнең яклы: - Әйдә, бер яшьлектә, бер картлыкта җүләрләнсеннәр дигәндер...
Бу халәт берәр атнага барыр әле... Тагын кайчан булыр икән, тагын барыр идем... Бик дәвасын күрдем бит - яшәртә! Даруың да кирәк түгел. Җаннарны шифалаучы - " Шәхри Чаллы" газетасы коллективына, җитәкчесе, әлеге бәйрәм кичәләрен яңарту авторы, газетаның баш редакторы - Резидә Мәхмүтовнага, кичәне үзенең тарихи елъязмаларга бәйләп башлап җибәргән, шәһәребезнең легендар шәхесе - Гөлзада Рзаевага рәхмәтләремнең зуры!
Ял иттек, чын мәгънәсендә яшьлеккә кайтардыгыз, яшәрттегез Сез безне!

Хөрмәт белән шагыйрә - Рәзинә Сәетгәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев