Флера Тарханова Чистай районы Яуширмә авылында җирләнәчәк.
Бүген шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханова озакка сузылган авырудан соң вафат булган. Бу хәбәрне Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов раслады.
Флера Тарханова туган ягында - Чистай районы Яуширмә авылында җирләнәчәк.
Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, 10.00 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясе бинасында булачак.
1947 елның 25 маенда Татарстан АССР Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә, 9 балалы ишле гаиләдә туган. Яуширмә сигезьеллык мәктәбен (1962), Арча педагогия укуханәсен (1966), Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1975) тәмамлаган. «Эш кәгазьләрендә һәм рәсми документларда русча терминнарның татарча эквивалентлары» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (2005)
Нет комментариев