Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шамаильләр милләтне саклап калган

Изге Рамазан аенда Картиналар галереясендә милли, иманлы бәйрәм булды.

Биредә рәссам, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, шамаильләр ясау остасы Зөлфия Мөхәммәтдинованың 60 яшьлек юбиеена багышланган күргәзмә ачылды.

Зөлфия ханым - Мөслим районының Митрәй авылы кызы. Рәсем сәнгатен яратуы аны мәктәптән соң Лениногорск педагогия училищесының сәнгать-графика бүлегенә китергән. 1978 елда әлеге уку йортын тәмамлагач, ул Чаллыга килеп урнашкан. Шуннан бирле шәһәребездә берсеннән-берсе матур картиналар иҗат итеп, халкыбызны сөендерә.

Зөлфия Мөхәммәтдинова шамаильләр ясаучы рәссам-каллиграф буларак танылды. Аның шамаильләре безне тарихы үткәннәребезгә алып кайта. Декоратив композицияләргә “куфи”, “сульс” стильләрендә Коръән аятьләре төшерә ул. Бу бик катлаулы хезмәт, чөнки рәсем сәнгатен генә түгел, шамаильләрне Ислам диненең дә бар нечкәлекләрен белеп, күңел җылысы белән ясарга кирәк. Классик шамаильләр буенча белемнәренә өстенә үзенең сәнгатьтәге юлын дәвам итеп, Зөлфия ханым тырышлыгы, таланты белән берсеннән-берсе матур шамаильләр ясый. Шуңа күрә аларны олысы да, кечесе дә сокланып карап, үзенә җан тынычлыгы ала. Зөлфия ханымның шамаильләре шәһәребезнең картиналар галереясендә, Россиянең күп кенә музейлары фондында саклана. Ул Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә актив катнаша. Үзенең иҗаты белән шәһәрдәшләребезне дә даими таныштырып тора.

Картиналар галереясенең кече залына аның 46 хезмәте куелган. Нинди генә шамаильләр юк анда. Шунысы мөһим: алардан күңелгә рәхәтлек, җылылык бөркелә. Күргәзмә ачу тантанасына милли җанлы, иманлы шәһәрдәшләребез килгән иде.

 

Материалны тулысы белән газетаның 31 май санында укый аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев