Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шамил Садыйков: Ринат Билалов килү – «Татар-информ» өчен зур табыш

Яңа җитәкче киләчәктә агентлыкны күпсанлы кызыклы проектлар һәм өзлексез үсеш көтүен әйтте

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы коллективына яңа баш мөхәррирне тәкъдим иттеләр. Бу вазифага «Бизнес Online» электрон газетасының элеккеге шеф-редакторы Ринат Билалов билгеләнде.

Ринат Билалов бу вазифада агентлыкны 2016 елдан бирле җитәкләгән Шамил Садыйковны алмаштырды. Соңгы ел дәвамында Шамил Садыйков «Татмедиа» АҖ генераль директоры һәм шул ук вакытта «Татар-информ» агентлыгы җитәкчесе дә булды. «Безнең өчен бу — зур табыш, безнең мәгълүмат агентлыгы өчен тарихи вакыйга. Мин моңа чын күңелемнән шатланам һәм мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире итеп Ринат Вәгыйзь улы билгеләнүен игълан итәм. Безнең зур гаиләгә рәхим итегез», — дип мөрәҗәгать итте Шамил Садыйков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хезмәткәрләренә.

Аннары Садыйков сүзне яңа җитәкчегә бирде. Ринат Билалов яңа вазифа, беренче чиратта, зур җаваплылык булуын әйтте.

«Бу коллективны җитәкләү минем өчен зур дәрәҗә. Агентлыкның 30 еллык тарихы бар. Бу — бик җитди, моңа кадәр тупланган гаять күп мәгълүмат, „Татар-информ“ агентлыгы аша узган йөзләгән һәм меңләгән кешеләр», — диде Ринат Билалов.

Ул агентлыкны киләчәктә кызыклы иҗади проектларны гамәлгә ашыру һәм даими, өзлексез үсеш көтә, дип өстәде. «Безнең киләчәк искиткеч. Мин биредә, бу коллективта булуыма шат», — диде «Татар-информ» агентлыгының яңа җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев