Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шамил Усманов урамында 556 парковка урыны булдырылачак

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең төзелә торган объектларын тикшерүне дәвам итә.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең төзелә торган объектларын тикшерүне дәвам итә. Бүген иртән ул җаваплы затлар һәм журналистлар белән бергә Шамил Усманов урамындагы ремонт эшләренең барышы белән танышты. Хәзерге вакытта Хәсән Туфан проспектыннан Вахитов проспектына кадәр участокта асфальт-бетон катламының түбән катламын җәю эшләре башкарыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, юллар «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында ремонтлана. Эш барышында парковкалар проблемаларын хәл итүгә зур игътибар бирелә. Шамил Усманов урамында 556 парковка урыны барлыкка киләчәк. Моның өчен махсус урыннар бүлеп бирелгән инде. 

"Парковкалар өчен урын табабыз икән, машиналар кимемәвен аңлап, аз булса да мондый мөмкинлектән файдаланабыз. Бу барлык зур шәһәрләр проблемасы", – диде Наил Мәһдиев.Моннан тыш, юл эшләре тротуарлар төзү, яктырту һәм тиешле тамгалар куюны күздә тота. Шәһәр башлыгы юлга түшәлгән ясалма тигезсезлекләрне урнаштыруга да игътибар итәргә кушты. "Бу светофор яки юл билгесе буларак гражданнарның иминлеген тәэмин итү элементы. Бүген ясалма тигезсезлекләр булган урыннарда җәяүлеләрне таптау белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләренең нульгә төшүе билгеле. Менә сезгә нәтиҗә", - диде мэр.

Наил Мәһдиев узган атнада Тынычлык проспектындагы юл эшләре барышын тикшерде

 

http://nabchelny.ru/news/36949

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев