Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шевченко үзенең татар телен рус теле белән тигез дәрәҗәдә укыту яклы булуын да җиткерде

Кичә танылган тележурналист, Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыяте һәм кеше хокуклары буенча үсеш советы әгъзасы Максим Шевченко милли конфликтлар хакында мастер-класс уздырды. Аның фикеренчә, кайбер темаларга язганда кешенең язу сәләте булу җитә. Бигрәк тә уңай әйберләрне сурәтләгәндә. Икенчесе - конфликтлар, каршылыклар хакында язу. Монысы - иң авыры, ди Максим Шевченко....

Кичә танылган тележурналист, Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыяте һәм кеше хокуклары буенча үсеш советы әгъзасы Максим Шевченко милли конфликтлар хакында мастер-класс уздырды. Аның фикеренчә, кайбер темаларга язганда кешенең язу сәләте булу җитә. Бигрәк тә уңай әйберләрне сурәтләгәндә. Икенчесе - конфликтлар, каршылыклар хакында язу. Монысы - иң авыры, ди Максим Шевченко. "Дин, тел, тән төсенә бәйле рәвештә генә каршылыклар булырга мөмкин түгел. Барлык каршылыклар да икътисади характерда була", - ди журналист.

Татарстан тел өчен көрәшмәсә, аның азагы республиканың икътисади милкен - заводларны, нефть ширкәтләрен алу белән тәмамланачак.Ул бүгенге сәяси вазгыятьтә татарлар көрәшмәсә, Татарстан Идел елгасы һәм Зөя утравы белән утырып калачак дигән фикердә.

"Минемчә, рейдерлык явы һәрвакыт теоретик мәсьәләдән башлана. Сезгә Русия президенты барысын да әйтте бит. "Мин Питер урамында пацаннар белән үстем", диде. Һәм ул бүген дә янәшәсендә пацаннарны тота. Хәзер зур сәясәттә урам кануннарын һуманитар ярдәм, стратегик инициатива кебек сүзләр алыштырды. Чынлыкта дөнья "алып булганның барсын да ал" дигән принципка нигезләнгән.

Федерализм өчен көрәшмәдегез, яулыктан йөрүче Мордовия укучыларының хокукын якламадыгыз, тел өчен көрәшмәсәгез - телегезне дә, заводларыгызны да, нефть ширкәтләрен дә алып бетерәчәкләр. Моның артында икътисади мәнфәгатьләр ята", ди Шевченко.

Тележурналист Татарстан оештырган "Многоликая Россия" ("Күпмилләтле Русия") дип аталган бәйге кысаларында каләм ияләре белән очрашты. Очрашуда катнашучылар аннан Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсе турында да сорады. Шевченко фикеренчә, татар теленә каршы һөҗүм артында икътисади мәнфәгатьләр ята.

Шевченко үзенең татар телен рус теле белән тигез дәрәҗәдә укыту яклы булуын да җиткерде."Бу татар өчен генә түгел, рус халкы өчен дә мөһим мәсьәлә. Мин үзем татар телен белмәсәм дә, бу демократия һәм федерализмны яклау дигән сүз. Татар халкы мәдәни тарихка гына түгел, дәүләтчелек тарихына да ия. Урда тарихы - татар тарихы. Бу бөек тарих. Тик моны мәктәпләрдә кайда укыталар? ... Сездә Куликово сугышы Җүчи Олысындагы эчке низаг кына диелгән. Миңа бу фикер бик ошады. Әмма аны алай калдырмаячаклар. Тарихны оттырып, телдән дә ваз кичәсез. Татар теле өчен көрәшәсез, ә Мәскәүдә татар теле курслары юк. Өйрәнер идем. Бәлки миңа татар кызын табаргадыр? Мин аерылган кеше", ди тележурналист.

Максим Шевченко татарларга да мөрәҗәгать итеп, тел өчен көрәш булмаса, аяныч фаразлар да китерде. "Көрәшергә кирәк. Алайса Идел елгасы, Зөя утравы һәм матур табигать белән генә утырып калачаксыз", ди Шевченко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев