Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәфәгать Салихов: "Лариса белән бергә озак яши алмаслар дип шикләнделәр"

Шәфәгать Салихов исеме тамашачыга яхшы таныш. Ул - җырчы Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы, аның иҗат эшчәнлеге башлануга да үзеннән зур өлеш керткән. Тормыш юлында шактый сынаулар күреп тә кешелекле булып кала белгән, ярдәмчел, гади, киң күңелле, бик тыныч ир-ат. Хатыны Лариса аннан 19 яшькә кече. Быел гаилә коруларына 20 ел...

Шәфәгать Салихов исеме тамашачыга яхшы таныш. Ул - җырчы Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы, аның иҗат эшчәнлеге башлануга да үзеннән зур өлеш керткән. Тормыш юлында шактый сынаулар күреп тә кешелекле булып кала белгән, ярдәмчел, гади, киң күңелле, бик тыныч ир-ат. Хатыны Лариса аннан 19 яшькә кече. Быел гаилә коруларына 20 ел тулган. - Бергә озак яши алмаслар дип дуслар гына түгел, туганнар да шикләнгән, - ди Шәфәгать абый. - Яшь аермасы зур булу гомер итәргә комачауламый. Иң мөһиме - эчке дөньялар тәңгәл килү. Бер-береңне ярату, аңлау кирәк. "Миңа - 20, аңа 39 яшь иде" Лариса белән Шәфәгать 1997 елның 25 июлендә гөрләтеп туй итә. - Ике балабыз бар, - ди Шәфәгать. - Улыбыз Рубинга киләсе елның 18 февралендә 18 яшь тула. Педагогика көллиятенең II курсында белем ала. Чит телләрне яхшы белә. Кызыбыз Миләүшә VIII сыйныфта укый. Бик актив, олимпиадаларда катнаша, скрипкада уйнарга өйрәнергә музыка мәктәбенә йөри. Минем белән гастрольләргә дә баргалый. Шуңа күрә артистлар кызымны яхшы белә. Мине таба алмаганда, аңа шалтыраталар. - Шәфәгатькә кияүгә чыкканда, миңа - 20, аңа 39 яшь иде, - дип искә алды Лариса. - Тизрәк миңа 35 тулсын иде, дип уйлаганым истә. Имеш, иремне куып тотам. Мин ул яшькә җиткәндә, аңа 54 буласы башка да килмәгән (көлешәбез). Хәзерге акылым булса, күпкә яхшырак яшәр идек. Көнләшкән чакларым бар иде, чөнки Шәфәгатьне хатын-кызлар бик яратты (елмая). - Моны сиздегезме? - Миндә тоемлау көчле. Иҗат кешесенә гашыйк булу хас. Шәфәгатькә күзе төшкән хатын-кызлардан гаиләмне яклап, саклап кала алдым. Бүген мөнәсәбәтләребез ышануга корылган. Тәкъдиребезгә алга таба да бергә булырга язсын иде. Шәфәгать: - Лариса - акыллы, тугры хатын. Анда лидерлык сыйфаты бик көчле. Бердәнбер кимчелеге - күзеңә карап дөресен әйтә һәм ялганчы кешегә башка борылып та карамый. Бик гадел ул. Минем белән яши-яши сабыр итәргә дә өйрәнде. Чөнки артист хатыны булу җиңел түгел. Миңа 2018 елда 60 яшь тула, аңа әле 40 кына. Хәзер миндә дә бер генә теләк: тигезлек бирсен Ходай!..+ Эльмира СӘЛАХОВА Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев