Шәфкатьлелек бәйрәме
Быел Чаллыда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм зурлап үткәрелде. Ләкин иң истәлеклесе, шәфкатьлелек һәм җылылык белән сугарылганы, минемчә, шахмат-шашка клубында оештырылганы булгандыр. Әти-әниләрсез калган балаларны гаиләләргә урнаштыру хезмәте һәм 74нче "Мәрхәмәт" балалар йорты белгечләре шәһәребездә һәм Тукай районы авылларында яшәүче тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен, чын мәгънәсендә, кабатланмас...
Быел Чаллыда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм зурлап үткәрелде. Ләкин иң истәлеклесе, шәфкатьлелек һәм җылылык белән сугарылганы, минемчә, шахмат-шашка клубында оештырылганы булгандыр. Әти-әниләрсез калган балаларны гаиләләргә урнаштыру хезмәте һәм 74нче "Мәрхәмәт" балалар йорты белгечләре шәһәребездә һәм Тукай районы авылларында яшәүче тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен, чын мәгънәсендә, кабатланмас мизгелләргә бай очрашу бүләк иттеләр.
"Әкият" студиясе артистлары, фотосурәтче А. Кондратьев һәм Икътисад һәм хокук белән идарә итү институты волонтерларының иҗаты аеруча кызыксыну уятты. Дус, тату гаилә мохитында узган очрашудан балалар да, әти-әниләр дә канәгать калды. Зал балаларның ихлас көлүләреннән, көчле алкышларыннан гөрләп торды.
Язмыш күңелләрен кырган балаларга бәхет бүләк итүдән дә олырак Игелек юк. Әти-әнисез калган балаларны гаиләләргә урнаштыру хезмәте һәм 74нче "Мәрхәмәт" балалар йорты җитәкчеләре шундый матур бәйрәм бүләк иткән иганәчеләргә - шахмат-шашка клубы директоры В. Гончаровка, "Җиңү паркы" хакимиятенә, «ЕвроКерамика» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Н. Погодкинга, «Добрыня» ҖЧҖ директоры А. Зариповка, "Лидер" автомәктәбе директоры Л. Гыймадиновка ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә җитәкчеләр, үз чиратында, әлеге сабыйларны тәрбиягә алган әти-әниләрнең кыюлыгы, шәфкать-мәрхәмәте алдында баш иеп, соклануларын белдерделәр. Чыннан да, кайчандыр гаилә җылысыннан, ана назыннан мәхрүм ителгән сабыйларны, үзеңнеке итеп кабул итү, күңелләре эрерлек итеп ярату миһербанлык кына түгел, батырлык ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев