Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәхес тәрбияләү – җаваплы эш

Бу көннәрдә Чаллыда мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе бара. 26 августта шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда конференциянең пленар утырышы үтте. Быел ул тулысынча тәрбия мәсьәләләренә багышланды. Пленар утырыш башланганчы, шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Андрей Поминов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф...

Бу көннәрдә Чаллыда мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе бара. 26 августта шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда конференциянең пленар утырышы үтте. Быел ул тулысынча тәрбия мәсьәләләренә багышланды.

Пленар утырыш башланганчы, шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Андрей Поминов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов озатуында иҗат сарае холлында шәһәрнең балалар-яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән аралаштылар (рәсемдә).

Рамил Хәлимов үзенең чыгышында мәгариф учреждениеләренең тәрбия өлкәсендәге эшчәнлеген анализлады. Үткән уку елында мәктәпләрдә укучыларның үзидарәсе эшчәнлегенә, патриотик тәрбия бирүгә һәм техник иҗатны үстерүгә зур игътибар бирелгән.

Тәрбия эшчәнлегендә өстәмә белем бирү системасының роле зур. Чаллыда өстәмә белем бирүгә зур игътибар бирелә - дүрт елда бу өлкәгә 8 млн сум акча сарыф ителгән.

"Укучыларның дәрестән тыш шөгыльләре булу аларның буш вакытларын планлаштырырга, аны максатчан файдаланырга, тәртипкә өйрәтә. Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең саны елдан-ел артуы күзәтелү дә уңай күренеш, - диде Рамил Мәрванович. - Өстәмә белем бирү учреждениеләренә шөгыльләнүчеләрнең даимилеген һәм гамәлдәге программаларның дәвамчанлыгын тәэмин итү кирәк".

Җитәкче үзенең чыгышында тимурчылык хәрәкәтенең елдан-ел нәтиҗәлерәк була баруын, хәтта волонтерларга да алардан үрнәк алырга кирәклеген искәртте, мәктәп КВНына бәя бирде. Техник иҗатта да Чаллы педагогларының һәм укучыларының уңышлары шактый. Шәһәрдә бу юнәлештә 4 өстәмә белем бирү учреждениесе һәм 51 мәктәп эшли.

Патриотик тәрбия эше Чаллы мәгарифендә аерым урын алып тора. 2014 елда беренче тапкыр балалар бакчаларында да бу юнәлештә патриотик җыр, стройда йөрү конкурслары оештырылган. 36 ел эшләүче 1нче санлы пост, 72 мәктәп музееның 20се хәрби-патриотик юнәлештә булуы гына да әлеге эшнең дәвамчанлыгын күрсәтә. Уку елы дәвамында мәктәпләрдә бик күп чаралар, шул исәптән, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән меңнән артык очрашу оештырылган. Чаллы кадетлары исә ил күләмендә патриотик тәрбия үрнәге булып тора.

Мәктәп үзидарәсе турында сүз барганда, Рамил Мәрванович 14 сентябрьдә мәктәпләрдә узачак сайлау кампаниясе эшчәнлегенә өлкәннәрнең - студентлар советы активистларының, әти-әниләрнең дә катнашуы зарури булуын ассызыклады.

Киңәшмәдә балалар үлеме, яшүсмерләрнең тәртипсез эш-гамәлләре, аларны кисәтү өчен профилактика чараларының нәтиҗәлелеге турында да сүз барды. Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле ассызыкланды. Тәрбия процессында ата-аналарның активлыгын арттыру максатыннан, шәһәр ата-аналар комитеты, ата-аналар университеты эшли, әтиләр советы эше җанланып килә. Ләкин тәрбия процессында ата-аналарның активлыгы әлегә җитәрлек түгел. "Сыйныф җитәкчесе мәктәп һәм ата-ана арасын бәйләүче булып тора. Бергәләп, бер юнәлештә эшләгәндә генә бала тәрбияләүдә уңай нәтиҗәгә ирешеп була", - диде идарә җитәкчесе.

Андрей Поминов үзенең чыгышында Чаллы мәгариф системасының республикада иң югары баскычка күтәрелүе белән котлады һәм мәгариф өлкәсендәге бик күп яңалыкларның иң элек биредә кертелүен ассызыклады. Хәтта үзидарә, патриотик тәрбия эшен республика дәрәҗәсендә карау кирәклеген искәртте ул. Андрей Владимирович республикада соңгы елларда мәгариф үсешенә зур игътибар бирелүен, мәгариф системасы бюджетының соңгы биш елда ике тапкыр үсүен һәм 60 млрд сумнан артып китүен, бик күп яңа программалар гамәлгә ашырылуын әйтте.

Чаллыны педагогик кадрлар белән тәэмин итүче төп уку йорты - Чаллы социаль-педагогик ресурслар һәм технологияләр институты ректоры Фәйрүзә Мостафинаның заман укытучысын әзерләү проблемалары, вуздагы яңа белгечлекләр, мәктәпләр һәм институт арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, укытучы хезмәтенең җаваплылыгы турында сөйләде.

Васил Шәйхразиев мәгариф стандартлары нигезендә эшләп, югары сыйфатка ирешергә омтылу мөмкинлеге булуын искәртте. Быел 14нче мәктәпне 78нче лицей белән берләштереп, лицей базасында үзәк оештырылачак. Әлеге проектны гамәлгә ашыру дәвамында, Васил Гаязович аның уңай якларын алып, җитешсезлекләрне кабатламыйча, 2015 елда икенче шундый үзәк ачуны хәл итү кирәклеген әйтте. Ихтыяҗ булган очракта, өченче үзәк ачу да мөмкин булачак, диде ул. Мондый үзәкләр укучыларны төрле профиль буенча югары уку йортларына әзерләү өчен уңайлы булачак.

Яңа уку елында шәһәр педагоглары алдында торган бурычларны барлап, шәһәр хакиме эшне укучыга мәктәптә белем алу да, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнү дә кызыклы булырлык итеп оештырырга кирәклеген искәртте. Мәктәп үзидарәләре эшенә игътибарны арттыру, аларны камилләштерү кирәклегенә басым ясады.

Үзенең чыгышында хаким Яр буе микрорайонында мәктәп төзү мәсьәләсенә дә тукталды: 800 урынга исәпләнгән проектның әзер булуы, төзелешнең 2015 елга планлаштырылуы турында әйтте. "Ул мәктәп кенә түгел, социаль-педагогик комплекс булыр дип уйлыйбыз. Микрорайонда бассейн, башка спорт корылмалары төзү өчен буш мәйданнар юк. Мәктәп бинасында бассейн да, спорт залы да булачак", - дип вәгъдә итте Васил Гаязович.

Киңәшмәдә шәһәрнең иң яхшы укытучыларына, тәрбиячеләренә республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев