Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шифаханәләре төзекләндерелә

Мәгъ­лүм бул­ган­ча күп­тән тү­гел Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов рес­пуб­ли­ка ши­фа­ха­нә­лә­рен мо­дер­ни­за­ци­я­ләү бу­ен­ча мах­сус прог­рам­ма ка­бул ит­те. Бы­ел әле­ге прог­рам­ма бу­ен­ча Чал­лы­да 8 зур­лар һәм 6 ба­ла­лар ши­фа­ха­нә­се ка­пи­таль тө­зек­лән­де­ре­лер­гә ти­еш.

"40 ел бу­е­на без­нең хас­та­хә­нә­ләр һәм ши­фа­ха­нә­ләр яңартылмады. Алар ба­ры­сы да бер ва­кыт­та тө­зел­гән иде. Шу­ңа кү­рә бө­те­не­се бер ва­кыт­та туз­ды", - дип ас­сы­зык­ла­ды шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев ху­җа­лык җи­тәк­че­лә­ре­нең дү­шәм­бе ки­ңәш­мә­сен­дә. Ул тө­зек­лән­де­рү эш­лә­рен за­ман­ча дә­рә­җә­дә үт­кә­рер­гә ки­рәк­ле­ге­нә ба­сым яса­ды. "Тәҗ­ри­бә, мөм­кин­лек­ләр, тө­зе­леш ма­те­ри­ал­ла­ры бар. Тө­зү­че­ләр­нең дә тәҗ­ри­бә­се җи­тәр­лек. Кыс­ка­сы, Чал­лы ши­фа­ха­нә­лә­рен тәр­тип­кә ки­те­рер­гә бар­лык мөм­кин­лек­ләр бар дип са­ный, - На­ил Гам­бәр улы.

- Тө­зү­че­ләр ыша­ныч­лы, бар­лык эш­ләр җи­ре­нә җит­ке­ре­леп баш­ка­ры­лыр­га ти­еш, чөн­ки без ши­фа­ханә­ләр­не та­гын 30 ел­га җи­тәр­лек итеп ях­шы итеп тө­зек­лән­де­рер­гә җы­е­на­быз. Ши­фа­ха­нә­ләр­дә­ге ло­гис­ти­ка­ны ка­мил­ләш­те­рү за­рур, кай­да­­дыр холл­ны ки­ңәй­тер­гә, икен­че урын­да ре­гис­т­ра­ту­ра­ны "Дус­та­нә ши­фа­ха­нә" дип исем­лән­гән Та­тар­стан стан­дарт­ла­ры бу­ен­ча би­зәр­гә ки­рәк".

Мон­нан тыш, На­ил Мәһ­ди­ев, ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү прог­рам­ма­сын ки­ңәй­тер­гә дә тәкъ­дим ит­те. Әй­тик, бү­ген­ге көн­дә ши­фа­ха­нә­ләр­гә ма­ши­на бе­лән ба­рыр­га кы­ен. Бу эш­ләр­не юл­лар­ны тө­зек­лән­де­рү­гә би­ре­лә тор­ган ак­ча хи­са­бы­на баш­ка­рыр­га мөм­кин. "40 ел элек, ши­фа­ха­нә­ләр тө­зел­гән­дә тран­с­порт бу ка­дәр күп тү­гел иде. Хә­зер без тор­мыш­ны ма­ши­на­сыз күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­мый­быз. Шу­ңа кү­рә тран­с­порт һәм җә­яү­ле­ләр өчен бар­лык уңай­лык­лар­ны бул­ды­рыр­га, бар эш­не ком­п­лекс­лы баш­ка­рыр­га ки­рәк, чөн­ки яңа­дан мон­дый мөм­кин­лек тиз ге­нә бул­мас. Әгәр ма­ши­на бе­лән ши­фа­ха­нә­ләр­гә ба­рып бул­ма­са, мон­дый ка­пи­таль ре­монт­ның ки­рә­ге юк", - ди­де ха­ким. Ул баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се­нә һәм тө­зү­че­ләр­гә һәр объ­ект­ка ча­ра­лар пла­нын эш­ләр­гә куш­ты.

Шә­һәр­нең баш­ка сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­лә­ре бе­лән бер­рәт­тән ЗЯБ бис­тә­сен­дә­ге 4нче ши­фа­ха­нә­дә Пре­зи­дент прог­рам­ма­сы­на кер­тел­гән. Бы­ел би­ре­дә тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре баш­ка­ры­ла­чак һәм ме­ди­ци­на җи­һаз­ла­ры яңар­ты­ла­чак. Ки­лә­се ел­га ха­тын-кыз­лар кон­суль­та­ци­я­се яңар­ты­лыр­га ти­еш.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев