Шəhри Чаллы

Шикәр диабетын булдырмау өчен нәрсә эшләргә?

Шикәр диабеты – хроник авыру ул. Әлеге чирдән интегүчеләрнең канында шикәр (глюкоза) күләме нормадан чиктән тыш югары була һәм организм аны бәвел белән бүлеп чыгара башлый

Углеводларны эшкәртүдә тоткарлык ике «сценарий» буенча бара. Беренче очракта моңа ашказаны асты бизе эшләп чыгара һәм канга килә торган шикәрне эшкәртүче инсулин гормонының җитмәве сәбәп була. Икенчесендә исә симезлектән интегүчеләрдә май кислоталарының артык булуы диабетка китерә, әлеге кислоталар инсулинның йогынтысын юкка чыгара: артык авырлыктан интеккәндә кирәкле гормон азрак барлыкка килә.   Авыру ничек кенә башланса да, нәтиҗәдә организм күзәнәкләре кандагы шикәрне үзләштерә алмый һәм «ач» кала. Кешедә бер сәбәпсез хәлсезлек барлыкка килә, тирли, эчәсе килә, бәвел еш бүленеп чыга, ашыйсы килү теләге көчәя. Ул кисәк кенә тазарырга яки ябыгырга мөмкин. Шулай ук кешенең тәне, җенес органнары кычыта, аягын көзән җыера, күз күреме начарлана, киселгән һәм тырналган урыннар озак төзәлә, тәне үлекли, кан басымы күтәрелә, холестерин күләме югары була.   Шикәр диабетының беренче, икенче һәм гестацион (авырлы вакытта эпизодик халәт) төрләре бар.   I типтагы шикәр диабетына ашказаны асты бизе эшчәнлегендәге тайпылыш сәбәпче була: ул инсулин эшләп чыгаруны 60-90 процентка киметә. Бу типтагы диабет балалар һәм яшьләрдә ачыклана. Кисәк барлыкка килә, табиб бер кыенлыксыз диагноз куя һәм дәвалана башларга киңәш итә.   II типтагы шикәр диабеты бик акрын үсеш кичерә. Кандагы шикәр күләме озак вакытлар тиешле нормада (5,5 ммоль/л) була, диагноз куйганчы 10-15 ел вакыт узарга мөмкин. Шушы вакыт эчендә бер бәйләм чир баш калкыта – катаракта (күз бәбәгенең тоныклануы), бөер, бавыр авырулары, гангрена. Нейропатия үсеш кичерә – тән тиресенең авырту, температурага карата сизгерлеге, сидек куыгы, эчәкләр, йөрәк, үзәк нерв системасы эшчәнлеге бозыла, җенси көчсезлек барлыкка килә.   Диагнозны соң кую пациентларның гомерен 8-10 елга кыскарта. II типтагы шикәр диабетына нәселдәнлек, симерү, артериаль гипертензия һәм озак дәвам иткән стресс сәбәпче була. Бу типтагы шикәр чире белән күбесенчә балигълык яшендәгеләр һәм өлкәннәр авырый. Шулай да симерү һәм шуның белән бәйле шикәр диабеты бик нык яшәрә башлады. Бүгенге көндә 15-20 яшьтәгеләрнең – 20, мәктәп укучыларының 22 проценты артык авырлыктан интегә. Симерү 60 процент очракта нәкъ менә бала чактан башлана. Ул еш кына нәселдәнлеккә дә бәйле була. Әйтик, әти-әнинең икесе дә әлеге авырудан интексә, балага да симерү куркынычы яный. Әгәр сабыйның авырлыгы туган чагында 4 килограммнан артык икән, киләчәктә шикәр диабеты аңа «кагылмас» дияргә нигез юк.   Белгечләр пациентларга елына 1-2 тапкыр кандагы шикәр күләмен ачыкларга киңәш итә:   40 яшьтән өлкәнрәкләр;   симерүдән интегүчеләр;   нәселдә шикәр чиренә бирешү булса.   Шикәр диабетын кисәтү өчен гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга кирәк. Тәүлегенә 3 тапкырдан да азрак ашамагыз. Углевод күләме югары булган продуктлар – тәм-томнар, камыр ризыклары, бәрәңгене чикләгез яки менюга бөтенләй кертмәгез. Көндәлек менюның 70 процентын – яшелчә һәм җиләк-җимеш, бары тик 30 процентын гына аксым һәм майлар алып торырга тиеш. Табыныгыздан ит, балык, йомырка, сөт продуктлары, кузаклылар, ярмалар, яшелчә һәм җиләк-җимеш өзелмәсен. Терлек майлары чикләнгән күләмдә генә рөхсәт ителә. Көндәлектә аш тозын куллану күләмен 6 граммга кадәр киметергә кирәк, бигрәк тә кан басымы югары булган кешеләргә. Алкоголь эчемлекләрен кабул итүдән һәм тәмәкедән баш тартырга киңәш ителә. Мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Нәтиҗәдә, мускулларның инсулинга карата сизгерлеге арта һәм ул кандагы глюкоза күләмен киметә, корсактагы майлар һәм стресс юкка чыга. Физик йөкләнешнең (җәяү, велосипедта йөрү, йөзү, бию) көненә 30 минуттан да артмавы шарт. Даими рәвештә канда шикәр күләмен тикшереп тору мөһим.   Ач вакытта шикәрнең нормаль концентрациясе (бармактан алынган канда) 3,3-5,5 ммоль/л тәшкил итә.   ШИКӘР ДИАБЕТЫН КИСӘТҮ   гәүдә авырлыгын билгеле бер нормада тотыгыз, симергән очракта, артык авырлыкны киметегез; гәүдә авырлыгы артык булганда, түбән калорияле диета тотыгыз; көненә 3-4 тапкыр ашагыз; рационда составында шикәр булган барлык продуктларны (шикәр, бал, тәм-томнар, баллы эчемлекләр, камыр ризыклары) чикләгез; составында терлек майлары күп булган азык-төлек куллануны киметегез; менюга яшелчә һәм җиләк-җимеш кертегез; артериаль кан басымы булганда, тозны көндәлек куллану күләмен 6 граммга кадәр чикләгез; көн саен 30 минут физик күнегүләр белән шөгыльләнегез. Җәяү йөрү, йөзү дә файдалы; исерткеч эчемлекләр һәм тәмәкедән баш тартыгыз; канда шикәр концентрациясен даими контрольдә тотыгыз. Татьяна Никишова, югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты, доцент.

 

Шәһри Казан 

http://matbugat.ru/news/?id=24143

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: