Шəhри Чаллы

Өшкереп, төрле авырулардан арынып була

Аллаһ Тәгалә Коръәни-Кәримдә "әл-Исра" сүрәсенең 82нче аятендә безгә: «Без Коръәннән мөэминнәр өчен шифа вә миһербанлык-мәрхәмәт булганны иңдердек, золым кылучыларга исә, хәсрәттән башка ул һич нәрсә өстәмәячәк», - дип әйтә. Аятьтән аңлашылганча, Аллаһ Тәгалә безгә Коръәндә шифа булдырган, аятьнең икенче өлешендә исә ышанмаучыларга, золым кылучыларга Коръәнне уку хәсрәт кенә бирәчәк диелгән....

Шулай ук «Юнус» сүрәсенең 57нче аятендә Аллаһ Тәгалә: «Әй кешеләр! Сезгә Раббыгыздан вәгазь-нәсыйхәт, мөэминнәр өчен күкрәкләрдә-күңелләрдә булганга шифа, һидаять һәм шәфкать-мәрхәмәт килде», - ди. Монда яңадан Коръәндә мөэминнәр өчен шифа булганы исбатлана. Димәк, Коръән уку үзе дәвалану икәне аңлашыла.
Шулай ук «Фуссыләт» сүрәсенең 44нче аятендә дә Раббыбыз Пәйгамбәребез (с.г.в.с)гә: «Әйт, Ул (Коръәни-Кәрим) иман китерүчеләргә һидаять вә шифа», - дип әйтә. Мондагы шифа, билгеле, иң беренче нәүбәттә рухи чирләрдән, күңел сырхауларыннан килә, ләкин Коръән аятьләре җисем авыруларыннан дәва икәнен дә исбатлаучы дәлилләре җитәрлек. Аларны без Рәсүлебез (с.г.в.с)нең Сөннәтеннән табабыз. Һәм бу аятьләрдә килгән шифа сүзе гомуми мәгънәдә килә, ягъни монда Коръәни-Кәримнең рухи чирләрдән дә, җисем сырхауларыннан да шифа булганы аңлашыла.
Әл-Бохари риваять кылганча Гаишә, Аллаһ аннан разый булсын: «Аллаһ Илчесе (с.г.в.с) ятакка урнашканчы «Ихлас», «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен укып, кул учларына еш кына бераз төкергән кебек өрә, соңыннан шул куллары белән битен һәм куллары гәүдәсеннән кайда җитә шул җирләрен сыпырып ала иде», - дип әйткән. Шулай ук Гаишә: «Әгәр берәр җире авыртса, миңа шуны эшләргә кушар иде», - ди. Әл-Бохари һәм Мөслим риваять иткән Сәгыйд әл-Худри сөйләгән хәдиснең мәгънәсен генә китерәм. Бер төркем сәхабәләр сәфәргә чыгалар һәм бер кавемгә киләләр, аларда тукталырга рөхсәт сорыйлар, ягъни кунак итүләрен үтенәләр. Теге кавем баш тарта. Ләкин аларның башлыкларын еланмы, чаянмы чаккан булган. Нәрсә генә тәкъдим итсәләр дә, булышмый. Шуннан соң шушы сәхабәләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Бер сәхабә: «Мин өшкерә беләм! Ләкин сез безне кунак итүдән баш тарттыгыз. Шуңа күрә сез безгә хөрмәт күрсәтмичә, мин дә рәисегезне өшкермим», - дип әйтә. Аннан соң теге кабиләдән сәхабәләргә бер көтү сарык бирелде. Соңыннан ул теге чагылган кабилә рәисенә «Фатиха» сүрәсен укыды, тегесе бәйләнгән баудан ычкынган кебек булды (ягъни терелде). Бу дәлилләргә таянып, Коръән белән дәвалану һәм шифалану барлыгы тулысынча исбатлана.
Шәригатьтә рөхсәт ителгән өшкерү ул - күпчелек галимнәр сүзләре буенча, Аллаһтан шифа тиюен сорап кылына торган догалар. Шифа чирдәнме, сихердәнме - барыбер. Өшкерүнең төп ысулларыннан - өшкереләсе кешене Аллаһ Тәгаләнең ярдәме, куәте астына сыендыруда. Кешене нинди дә булса чир басса (суык тиюдән кызып яту, берәр чирнең өянәге башлану һ.б.) яисә берәр төрле михнәт кагылса (күз тию, бозым, агулану, курку, җен кагылу һ.б.) өшкерүгә тотыналар. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үзенә кылган өшкерүне инде искә алган идек. Ул ятар алдыннан Коръәннән ахыргы өч сүрәне укып, үзен өшкергән. Һәм Әбу Сәгыйд әл-Худринең икенче хәдисеннән билгеле булганча, Пәйгамбәр (с.г.в.с) үзенә җен кагылмасын һәм күз тимәсен өчен һәрвакыт төрле догалар белән үзен өшкерә торган булган. Ә инде Коръәннең ахыргы 3 сүрәсе иңгәннән соң гел аларны укый башлаган, элекке догаларын калдырган.
Өшкерү ике төрле була. Беренчесе, ятар алдыннан профилактика йөзеннән кылына торганы. Кызганыч, моны эшләүчеләр әз. Икенчесе, күбрәк очрый торганы: инде кешегә ниндидер михнәт ябышканнан соң дәвалау йөзеннән башкарыла торганы. Беренчесен кеше үзе кылса, икенчесен күбрәк икенче кешеләрдән өшкертергә туры килә. Монда да, табибларның тәҗрибәсендә кебек, профилактика кылу дәвалауга караганда күпкә яхшырак. Коръән сүрәләрен, аятьләрен укып, өшкерүчегә акча түләү, аны бәхилләү мәсьәләсе дә туа. Чөнки ул үзенең вакытын һәм көчен сезгә сарыф итә. Ләкин Пәйгамбәр (с.г.в.с.) чорында да, сәхабәләр, тәбигыйннар вакытларында гел шул эш белән генә шөгыльләнүчеләр булмаган. Ягъни өшкерү белән кәсеп итү дөрес гамәл түгел. Чөнки шайтан вәсвәсәсе белән кешеләр аңа көтүе белән агыла башлыйлар, һәм өшкерүчеләр үзләре дә шул гамәлләреннән масаеп китәләр, нәфес баса һәм шуның белән гөнаһка керә башлыйлар. Һәм иң куркынычы: шундый өшкерү белән кәсеп итүчеләр арасында сихерне кулланучылар әз түгел. Шуңа күрә бер җирдә фәлән өшкерүче бар, аңа бик күп кеше йөри дисәләр, сез анда барырга ашыкмагыз. Аның я акча өчен генә кәсеп кылучы шарлатан, я сихерче булуы ихтималы бик көчле.
Мөселман илләрендә һәрбер Коръәнне дөрес укый белүче үзен дә, икенче кешене дә өшкерә ала. Безнең илдә хәл бераз четереклерәк, Коръәнне дөрес итеп укучыларның саны күп түгел, шуның аркасында өшкерү белән кәсеп итүчеләр чәчәк ата. Ә иң дөресе: әгәр сезнең үзегезне өшкертәсегез килә икән, Коръәнне дөрес итеп укучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ә хәзер хәдисләрдә килгән кайбер өшкерү догалары белән танышып китик. Гайшә, Аллаһ аннан разый булсын, бер хәдистә әйткән: «Пәйгамбәр (с.г.в.с.) үзенең гаиләсенең әһелләрен өшкергәндә түбәндәге до- ганы кылып, уң кулы белән аларны сыпыра торган булган: «Әллааһуммә, раббән-нәәс, әзһибил-бәЭс, вәш-фи иннәкәш-шәәфи, ләә шифәә ә илләә шифәә ук, шифәә ән ләә югадиру сәкамә». Тәрҗемәсе: «И-и кешеләр Раббысы Аллаһ, яманлыкны алып кит, шифаңны бир, чөнки Син генә шифа бирүче, Синең шифаңнан башка һич шифа юк. Бу шифадан соң чир китә». Ибн Габбастан билгеле булганча, Пәйгамбәр (с.г.в.с.) үзенең оныкларын Хәсән белән Хөсәенне өшкергәндә түбәндәге доганы кылган: «Иннә әбәәкумәә кәә- нә югаввизу биһәә Исмәгыийлә вә Исхәәкъ, угаввизу бикәлимәтил-Ләәһит-тәәммәти мин күлли шәйтанин вә һәәммәһ, вә мин күлли гайнин ләәммәһ». Тәрҗемәсе: «Дөреслектә әтиләрегез (Ибраһим) аның белән (бу дога белән) Исмәгыйль белән Исхакны өшкерә торган булган: «Сезне Аллаһ Тәгаләнең мөкәммәл сүзләре илә һәрбер шайтан-җеннән, чага торган җәнлектән һәм каты күздән Аллаһның кодрәтенә сыендыруны сорыйм». Гайшә, Аллаһ аннан разый булсын, тагын бер хәдисендә әйткән: «Пәйгамбәр (с.г.в.с.) авыртынган чакта, аңа Җәбраил, килеп, аны түбәндәге доганы кылып өшкергән: «Бисмил-Ләәһи юбриикә, вә мин күлли дәә ин йәшфиикә, вә мин шәрри хәәсидин изәә хәсәд, вә мин шәрри күлли зии гайн». Тәрҗемәсе: «Сине Терелтүче, сиңа һәрбер чирдән Шифа Бирүче, һәрбер хөседченең зарарыннан һәм күз тиюдән сине Коткаручы Аллаһ исеме белән сине саклавын сорыйм». Әбу Сәгыйднең икенче хәдисеннән билгеле булганча Җәбраил икенче дога белән дә Пәйгамбәр (с.г.в.с)не өшкергән: «Бисмил-Ләәһи әркыйкә мин күлли шәйин ю зиикә, мин шәрри күлли нәфсин әү гайнин хәәсид. Аллаһу йәшфиикә, бисмил-Ләәһи әркыйкә». Тәрҗемәсе: «Сиңа зарар китерүче һәрбер нәрсәдән, һәрбер явыз җанның зарарыннан, хөседчеләрнең күз тиюеннән Аллаһның саклавын сорыйм. Аллаһ сиңа шифа бирсен. Аллаһ исеме белән сине саклавын сорыйм». Пәйгамбәр (с.г.в.с.) бер җиребез авыртса, безгә авырткан җиргә кулны куеп, шуның өстенә 3 тапкыр бисмилләһ әйтеп, соңыннан 7 тапкыр түбәндәге доганы кылырга кушкан. «Әгуузу бил-Ләәһи вә кудратиһи мин шәрри мәә әдҗиду вә ухәәзир». Тәрҗемәсе: «Аллаһ Тәгаләгә һәм аның кодрәтенә тапкан һәм курыкканымнан сыенам».
Берәр яңа урынга тукталганда (өй булсын, я башкасы) түбәндәге доганы кылсак, аннан киткәнче бер нәрсәнең дә зарары тимәс. «Әгуузу бикәлимәәтил-Ләәһит-тәәммәәти мин шәрри мәә халәкъ» Тәрҗемәсе: «Аллаһның мөкәммәл сүзләре илә барча мәхлукларның зара рыннан (Раббыма) сыенам».
Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: