Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Шәхсән миңа бинаның тышкы кыяфәте бик мөһим түгел" - Агапов "Чишмә" халыклар дуслыгы йорты турында

Чаллы шәһәр советы депутаты Виталий Агаповны "Чишмә" халыклар дуслыгы йортының бәхәсле фасады тулысынча канәгатьләндерә. Әйтергә кирәк, нәкъ Агапов әлеге бинаны ремонтлауга иреште.

Татарстанның халык артисты заманча дизайнер карарлары үзенә бик үк аңлаешлы булмавын таный. Әмма, Агапов сүзләренчә, беренче чиратта бинаның функциональ мөмкинлекләре мөһим, анда бүген Чаллының милли оешмалары шөгыльләнә.

- Соңгы вакытта Татарстанда шәхсән минем өчен бик үк аңлаешлы булмаган, дизайнер эшләгән махсус ниндидер биналар, корылмалар тезелде. Бу, мөгаен, заманча стиль булгандыр, - дип фаразлады артист. - Хәзер бездә күп кенә биналар шулай проектлана. Эш турында фикер алышуны дөрес дип санамыйм. Һәркемнең үз фикере, үз карашы. Шәхсән миңа бинаның тышкы кыяфәте түгел, эчтәге күренеше  мөһим. Мин барысын да функционал ягыннан карыйм, мин лаеклы зал булсын өчен һәм барлык бүлмәләр дә җиһазландырылган булсын дип тырышам.

Кызлар матурлыгы бары тик туйда гына кирәк - шундый мәкальне беләсезме? Шуңа күрә без Президентның безне хуплавына бик шат, ничә елдан соң Халыклар дуслыгы йортына капиталь ремонт ясалды бит. - дип сөйли Виталий Агапов.

Халыклар дуслыгы йортының яңа фасадын шәһәр халкы элеккеге складлар яки гипермаркет белән чагыштырды. Тышкы кыяфәте турында шәһәр пабликларында күп фикерләр йөрде. 

Учреждениедә капиталь ремонт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узды. Ул бер ел элек Чаллы шәһәр советының хисап сессиясендә боерык биргән иде.

 "Чишмә" халыклар дуслыгы йортының бәхәсле фасады турында без язган идек. Моннан укый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы