Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шоферлар сак булыгыз, яңа төр камералар эшли башлады

Чаллыда юл кагыйдәләрен бозучыларны теркәп баручы яңа төр видеокүзәтү камералары эшли башлады.

Шәһәр юлларына өч «Кордон-2М» комплексын урнаштырдылар. Бу видеокамералар берюлы ике юнәлештә барган машиналарны сүрәткә төшереп тора ала. Ягъни уңяктагы һәм сул якта баручы машиналарны берюлы күзәтә. Моннан тыш «Кордон-2М» җәмәгать транспорты йөри торган поласага кергән машиналарны да "тотып" торачак. Бу комплекс штрафлар турындагы хәбәрне шунда ук Казанга, админстратив тәртипләрне бозуларны теркәүче үзәккә җибәрә. Юл кагыйдәсен бозу һәм штрафка тартылуы хакында машина хуҗасы(әгәр телефон номерын теркәгән булса) шунда ук смс хәбәр ала.

Икенче кайтарылган яңа камера Poliscan дип атала. Ул да һәр ике юнәлештә баручы автомобилләрне теркәп бара. Туктарга тиешле булмаган юл читләрендәге автомобилләрне төшереп интернент аша үзәккә җибәрә.

Бу һәр ике камералар комплексын күчереп йөртәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев