Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шоколад янарга тиешме?

Кешеләр шоколадка ут төртеп карый һәм аның янып китүенә гаҗәпләнә. Флешмобка җырчы Алсу Әбелханова, танылган журналист Зимфира Гыйльметдинова да кушылды.

Кешеләр шоколадка ут төртеп карый һәм аның янып китүенә гаҗәпләнә. Флешмобка җырчы Алсу Әбелханова, танылган журналист Зимфира Гыйльметдинова да кушылды. Кемнеңдер шоколады яна, ә кемнекедер юк. Шоколад янарга тиешме? Янган шоколад организмга зыянлымы? Бу сораулар белән без Казан федераль университетының доценты, химия фәннәре кандидаты Аркадий Курамшинга мөрәҗәгать иттек.
– Әле генә студент-аспирантлар белән шул хакта сөйләштек. Әлбәттә, шоколад янарга тиеш — арзанлысы да, кыйбатлысы да. Чөнки аның составында зур өлешне май алып тора, калганы — шикәр һәм кушылма матдәләр. Билгеле, болар барысы да янарга тиеш. Су, аш тозы, содадан кала, теләсә нинди азык-төлек продуктлары яна. Су күбрәк булганнары әкренрәк яна, аларны яндыру өчен суның парга күчүе кирәк. Ә су булмаган продуктлар – шоколад, сало, чипсы, макарон – алар тиз янып китә. Аларның януы һич тә сыйфат турында сөйләми, бу бары тик су әз, ә янучан органика күп дигән сүз, — дип аңлатты Курамшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев