Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шомбай-fest» фестивале ябылу тантанасы «Әкият» курчак театры юбилеена туры килә

«Шомбай-fest» фестивале 23 октябрьдә башлана һәм 28 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/15/195380/

«Шомбай-fest» курчак театрлары фестиваленең ябылу тантанасы «Әкият» татар дәүләт курчак театрының ябылу тантанасы белән берләштерелеп үткәреләчәк. Бүген ТР Мәдәният министрлыгында әлеге фестивальгә багышланган матбугат конференциясе үтте.

Матбугат конференциясендә «Шомбай-fest» фестивален ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тәкъдим итте. “Бүгенге көндә 17 театр коллективының 18 спектакль тәкъдим итәсе билгеле. Франция, Италия, Азәрбәйҗан, Беларусь театрларының һәм Россиянең бик күп регионнарыннан кызыклы театр коллективлары катнашачак”, - диде ул. Фестивальнең өч елга бер мәртәбә үткәрелүен дә искәртеп узды.

Театр директоры Роза Яппарова фестивальдә иң яхшы курчак спектакльләре күрсәтеләчәген әйтте. “Беренче фестивальләргә без дусларыбызны чакырсак, быел без башкачарак эш иттек – иң яхшы коллективларның иң данлыклы спекталкьләрен җыярга тырыштык. Без чыннан да бик яхшы программа туплый алдык”, - диде ул.

Фестивальдә «Әкият» татар дәүләт курчак театры соңгы премьераларының берсе булган “Сказка о царе Салтане” әкиятен һәм “Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!” спектаклен күрсәтә. Чаллы курчак театры Илгиз Зәйниевның “Горебогатырь Косометович” трагикомедиясен алып килә.

Катнашачак спектакльләр арасында өлкәннәр өчен куелганнары программаның күпчелеген алып тора. Алты спектакль 16 + тамгасы белән бара.

  • «Шомбай-fest» фестивале 23 октябрьдә башлана һәм 28 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль ябылу тантанасы театрның 85 еллыгына багышланган юбилей тантанасы белән берләштерелә. Җиңүчеләр әлеге тантанада игълан ителәчәк.

 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/15/195380/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев