Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Шприцтан башлыйк, сәламәтлек үзебезнеке бит...

    Шушы көннәрдә Сәнәгать сәүдәсе министрлыгы чит илдә ясалган медицина җиһазларын сатып алуны тыю турындагы тәкъдим белән чыкты. Бу ситуациядә иң гаҗәбе һәм тәмам шаккатырганы: Россиядән тыш, Белоруссия яки Казахстанда җитештерелгәненә генә рөхсәт биреләчәк. Бу хәбәр табиблардан бигрәк гади кулланучыда бик күп сораулар уятты. Чыннан да, кайсыбызның Казахстанда ясалган компьютерлы томограф...

    Шушы көннәрдә Сәнәгать сәүдәсе министрлыгы чит илдә ясалган медицина җиһазларын сатып алуны тыю турындагы тәкъдим белән чыкты. Бу ситуациядә иң гаҗәбе һәм тәмам шаккатырганы: Россиядән тыш, Белоруссия яки Казахстанда җитештерелгәненә генә рөхсәт биреләчәк. Бу хәбәр табиблардан бигрәк гади кулланучыда бик күп сораулар уятты.

    Чыннан да, кайсыбызның Казахстанда ясалган компьютерлы томограф яки Белоруссиядә җитештерелгән рентген-диагностика комплекслары турында ишеткәне бар? Безнең өчен дип махсус заводлар ачкан очракта да әле бит теге яки бу җиһазның сыналу срогы бар! Ә авыруга ярдәм бүген, шушы сәгатьтә кирәк. Яшерен-батырын түгел, нәкъ менә чит илдә эшләнгән медицина җиһазлары ярдәмендә соңгы елларда дәвалау-диагностика өлкәсендә сизелерлек уңышларга ирештек бит. Алардан баш тарту артка таба чигенешкә китермәсме? Россиядә яшәүчеләр өчен "ярамый торган" дип табылган исемлеккә кертелгән медицина җиһазлары шактыйга җыела түгелме? Компьютерлы томографлар, рентген-диагностика комплекслары, теш инплантлары кую өчен стоматология җиһазлары, хирургия инәләре, күзгә операция ясау өчен микрохирургия кайчылары, антисептик салфеткалар һ.б. - барысы 67 төрле җиһаз!

    Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында бу нисбәттән, үзебездә эшләнгән медицина җиһазларын сатып алу ил, республика куәтен арттыруга ярдәм итәчәк һәм финанс чараларын экономияләү мөмкинлеген бирәчәк, дигән фикерне җиткерәләр. Ләкин, иң мөһиме, әлеге үзгәрешләр халыкның сәламәтлеген саклау, диагностика, дәвалау сыйфатына тискәре йогынты ясарга тиеш түгел. Ягъни нинди генә шартларда да гади пациент дөньяви таләпләргә җавап бирүче медицина ярдәме алырга хокуклы.

    Чыннан да, бүгенге Россия медицинасы ни дәрәҗәдә

    сыйфатлы соң?

    Саннарга күз салсак, беренче карашка әлләни мактанырлыгыбыз юк икән бит. Әйтик, бүген республика хастаханәләрендә кулланыла торган медицина җиһазларының 26 проценты (!) гына, ә Россия күләмендә нибары 19 проценты үзебездә эшләнгән. Хөкүмәт белгечләреннән һәм медицина техникасы җитештерүчеләрдән алынган статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, бүген Россия медицина җиһазларының 80 процентын чит илдән сатып ала.

    Инде медикларның фикерләрен тыңлап карыйк. Кемдер үзебезнең техникага зур өметләр баглый, ә кемдер аның сыйфаты тиз арада яхшыруга ышанмый.

    Шәһәр шифаханәләренең берсендә процедуралар ясаучы шәфкать туташы Вәсимә (исемнәр үзгәртелде), мәсәлән, бездә җитештерелгән шприцлар турында болай ди:

    - Безнең энәләрнең сыйфаты турында әйтергә дә оят. Очлары калын һәм тупас. Әйтик, венадан кан алганда, тиз генә кертеп тә булмый. Пациентны җәфалар өчен генә чыгаралар шикелле. Дөрес, соңгы елларда кайбер энәләрнең сыйфаты яхшырды, ләкин стандартлары моннан 30 ел элек ничек булган, шулай ук калды. Бер тапкыр гына булганда, әле түзәргә була. Кайбер авырулар бит тәүлегенә 5әр укол ала. Аермасын белеп алгач, күпләре яхшы шприцларны үзләре белән алып килә. Германиядә җитештерелгәннәре, әлбәттә, иң югары сыйфатлы. Пациентлар да канәгать, энә кергәне сизелми дә диләр. Ә дәүләт хастаханәләрендә, кагыйдә буларак, үзебезнең шприцларга өстенлек бирелә, чөнки алар бермә-бер арзанрак. Бүгенге көндә Түбән Новгородта эшләнгән энәләр белән кадыйбыз. Завод кадәр заводны эшләткәч, җиһазның сыйфаты турында да ныклап уйлансын иде җитештерүчеләр. Әллә нинди катлаулы диагностика аппаратлары турында сүз бармый бит, шприц энәсенең сыйфатын дөньяви стандартларга туры китерү өчен җитештерү линияләрен генә заманчага алмаштырырга кирәк, минемчә. Ә чималга килгәндә, Россиядә аңа кытлык булганы юк. Кытай ясаган шприцлар бит без саткан металлдан ясала.Сыйфатлары да безнекеннән бермә-бер яхшырак.

    Инде тагын бер фикерне тыңлап карыйк. Әйтик, дәүләт хастаханәләренең берсендә баш табиб булып эшләүче Рөстәм үзебездә эшләнгән медицина җайланмаларының сыйфаты соңгы елларда күзгә күренеп яхшыруын билгеләп үтә.

    - Сәламәтлек саклау учреждениеләрен хөкүмәт тарафыннан финанслау, табибларның хезмәтен бәяләү бүгенге дәрәҗәдә дәвам итсә, 4-5 ел эчендә медицина җиһазлары җитештерү өлкәсендә дә алгарыш көттермәячәк. Чит ил технологияләренең тагын да камилрәк вариантларын үзләштерүче белгечләр җитәрлек бездә. Гомумән, үзебезнең медицинаны үстерү, камилләштерү тукталмаска тиеш, дигән фикердә мин. Чит ил товарларын сатып алуга киткән миллиардлаган суммаларны үзебезнең заводларны баштанаяк үзгәртеп коруга тотсак, медицина да бер урында таптанмас иде. Шприцларга килгәндә, хастаханә, шифаханәнең барлык бүлекләрендә бары тик үзебездә эшләнгәннәрне кулланабыз. Хирургиядә дә, наркоз аппаратыннан тыш, үзебезнең материалларга өстенлек бирәбез. Гомумән, соңгы 2-3 елда кайткан медицина товарларының сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел. Бүгенге көндә безнең медицина техникларының теше "үтми торган" бердәнбер өлкә ул - диагностика. Әлегә Япониядә, Германиядә эшләнгән томографларны, эндоскопларны, төрле рентген-диагностика аппаратларын алыштырырдай техник һәм технологик мөмкинлек юк бездә. Безнең хастаханәдә дә диагностик җиһазларның 70-75 процентын чит илдә эшләнгәннәр тәшкил итә. Дөрестән дә, әлеге өлкәдә безнең медицина шактый артта әле, - дип ассызыклады баш белгеч.

    1 апрельдән гамәлгә керергә тиешле закон проектына килгәндә, ул кайбер үзгәрешләр белән бераз соңрак кабул ителәчәк. "Чит илдә эшләнгән медицина җиһазларын Россиягә кертүдә тыю булачак. Ләкин бездә аналогы булмаган җайланмалар, препаратлар әлеге исемлеккә кермәячәк", диелә әлеге карарда. Бу нисбәттән, баш табибның фикерен хуплап, хөкүмәт даирәләренә үзебезнең медицинага йөз белән борылырга күптән вакыт. Ел аралаш кабул ителгән программалар белән генә сәламәтлек саклау системасын дөньяви стандартлар биеклегенә күтәреп булмый, диясе килә. Гомер буе кемнәргәдер бурычлы, бәйле булып яшәү дә илгә-көнгә абруй өстәми. Бүгенге тынгысыз вакыйгалар, Евроберлекнең көн туса үзгәртеп торган "тотанаксыз" мөнәсәбәте кысаларында бу мәсьәлә тагын да мөһимрәк төсмер ала түгелме?! Шуңа күрә "дәү абыйлар" капкаларны борын төбендә ябып куйганчы, хикмәтле томографларны әллә үзебез тәвәккәлләп ясый башлыйбызмы? Кытай "туганнар" җитешкәнче. Космоска беренче Кешене очырган ил икәнебезне онытмыйк һәм башкаларга да оныттырмыйк. Илең, аның куәте өчен горурлык хисе әнә шундый беренче карашка гади тоелган багланышлардан җыела бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: