Шəhри Чаллы

Шәһәр хакиме ачыктан-ачык әйтте

Безнең Яр Чаллы каласы соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрә, яңарыш кичерә. Шәһәр хакиме булып Наил Гамбәр улы Мәһдиев сайлангач башланган эшләрнең бүген күркәм нәтиҗәсенә сокланмый мөмкин түгел. Урамнар, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, социаль көнкүреш объектлары, парклар, скверлар төзекләндерелә. Моннан 30-40 ел элек төзелгән корылмалар ремонтланып, аларга заманча төсмер бирелә. Шәһәр...

"Эшләгән эшеңне күрсәтә белергә дә кирәк", дип әйтәләр. Әмма бу безнең Чаллыга туры килми. Шәһәрдә эшләп килүче ике дистәгә якын газета-журналлар, радио-телевидение, интернет ресурслар нинди генә яңалык булса шундук халыкка сөйләргә генә торалар. Журналистлар күзлегеннән бер генә вакыйга да читтә калмый. Шәһәр хакимиятендә дә "үткен каләм ияләренә" даими төгәл мәгълүмат биреп торуны кулай күрәләр. Кайдандыр ишетеп ярым дөрес хәбәр белән дөнья тутырганчы беренче чыганактан ишетү аеруча мөһим.

Наил Мәһдиев шушы принциптан чыгып, ярты ел саен журналистлар белән матбугат конференциясе үткәреп, очрашып тора. 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә багышланган эшлекле сөйләшү чираттагысы булды.

Шәһәр хакиме сүзен башлап КАМАЗ автогигантының бүгенге көнен анализлады. Ул шәһәрнең икътисадый яктан төп таянычы КАМАЗ булуын билгеләп үтте. "Быел завод тотрыклы эшли, - диде ул. - Автомобильләр эшләп чыгару арта, бу - үз чиратында шәһәр казнасына кергән салымнар. Акча булгач социаль ярдәм дә, төзекләндерү эшләре дә вакытында башкарыла".

Шәһәр предприятиеләренең тотрыклы эшләве, җитештерүчәнлекнең артуы, яңа заводларның ачылуы барысы да шәһәрнең яшәешенә уңай тәэсир итә. Чаллыда 30 компания җитештерү мәйданы алу өчен чиратта тора икән. Алар арасында Чаллы эшмәкәрләре генә түгел, Россиянең күп төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә бездә үз эшен ачарга теләүчеләр шактый.

Чаллыда эшсезлекнең кимүе үзе бер куаныч, мәшгульлек үзәгендә рәсми рәвештә 1300 кеше теркәлгән. Шәһәрдә уртача хезмәт хакы 31220 сумны тәшкил итә. Соңгы елларда туучылар саны да арткан бүген автокалада 530 мең кеше яши.

Наил Мәһдиев халык эш белән тәэмин ителгәч, җинаятчелек һәм тәртип бозулар кимеде, дип белдерде. Баксаң, эшләгән кешенең начар уйларга вакыты калмый, ул хезмәт белән мәшгуль.

Торак йортларны капиталь ремонтлау турында сөйләгәндә хаким: "Без кечкенә шәһәрне төзекләндерәбез кебек килеп чыга", - диде. Быел Чаллыда 146 йорт ремонтлана. Аларның кайберләрендә үз гомерендә бер генә тапкыр да яңарту эшләре булмаган.

Хаким шәһәр урамнарын, юлларны төзекләндерү хакында аеруча басым ясап сөйләде. Проспектларны ремонтлау белән бергә, шәһәр янындагы сәнәгать зоналарындагы юлларда да берүк вакытта төзекләндерү эшләре алып барыла. Кайбер урыннарда юллар 40 ел дәвамында бер тапкыр да төзекләндерелмәгән. Соңгы 3 ел эчендә Чаллыда шушы максатлар өчен 6 миллиард сум тотылган. Әле киләчәктә бу өлкәдә башкарасы эшләрнең иге-чиге күренми.

Наил Мәһдиев быел ишегаллары юлларын да ремонтлый башлау өчен 250 миллион сум акча бүлеп бирелүе хакында белдерде. Инде Яңа шәһәрнең 52, 29, 1, 2, 4, 5, 6 комплексларында, ГЭС бистәсенең 7, 8 комплексларында эш башланган. Киләсе елларда да ишегалларын төзекләндерү дәвам итәчәк.

Торак йортлар төзүче компанияләргә акча күчереп алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү, сөйләшүдә аерым бер урынны алып торды. Наил Мәһдиев бу мәсьәләнең ТР Президенты игътибарында торуын әйтте. Өч ел эчендә Чаллыда алданган 939 өлешчедән фатирсыз 300 гаилә генә калган.

Журналистлар шәһәр хакименә бер-бер артлы сораулар яудырдылар. Шуларның берсе "Колезей" күңел ачу комплексы бинасын Чаллы Татар Дәүләт драма театрына кайчан биреләчәге хакында иде. Наил Гамбәр улы бу юнәлештә эшнең дәвам иткәнлеген әйтте.

Быелның өченче кварталында "Колезей" хуҗасы белән килешү төзелеп, аны Шәһәр башкарма комитеты якынча 95 миллионга сатып алырга тиеш. Әмма документларны барлаганда кыенлыклар булуы эшне тизләтергә комачаулый икән.

- Быел "Чәчәкләр бәйрәме" кайда үтәчәк?

Әлеге сорауга хаким, Хәсән Туфан урамыннан Мәйданга барган иркен җирдә, дип җавап бирде. Биредә урын да киң, транспорт белән дә килергә уңайлы. "Азатлык" мәйданында үзгәртеп корулар башлану сәбәпле бәйрәмне анда быел үткәрү мөмкин түгел.

Шәһәр төзелеше советына кагылышлы сорауга Мәһдиев бик төгәл җавап бирде. Хәзер аренда вакыты чыккан яки тиешле документлары булмаган эшмәкәрлек белән бәйле корылмаларны сүтәләр. Кайберәүләр мондый үзгәртеп коруларга шәһәр төзелеш советы карар чыгара дип уйлый икән. Ә чынлыкта, шәһәр башкарма комитеты суд карары нигезендә эшмәкәрләрнең канунсыз алып барган эшен туктата һәм корылмаларны сүтүне башкара. "Суд карарыннан башка бер бина да, корылма да сүтелми," - диде мэр.

Эшлекле сөйләшүдә шәһәрнең күп кенә төзелеш объектлары, "Төзүче" стадионындагы ремонт хакында, шәһәр транспорты эше турында да сораулар күтәрелде.

"КАМАЗ" футбол командасын һәм шул исемдәге стадионның исемнәрен алмаштыралар икән, дигән сорауга шәһәр хакиме бөтенләй гаҗәпләнде. Наил Мәһдиев үзе "КАМАЗ" командасының президенты булып тора. Ул бу турыда сүз дә булмаска тиеш, диде.

"Наил Мәһдиевтан нинди социаль челтәрләрдә утырасыз? Аларны үзегез алып барасызмы", дип сорадылар. Хаким үзенең "ВКонтакте" челтәрендә көн саен булуы, андагы язмаларны укып баруы хакында әйтеп китте. "Мин аны үзем алып барам, язылган проблемаларны укып борчылам, төне буе язылган мәсьәләләрне ничек хәл итәргә икән, дип борчылып йоклый алмый ятам", - диде.

Шәһәр хакиме белән бу аралашу ачыктан-ачык сөйләшү, аңлашу булды. Журналистлар киләчәктә дә мондый матбугат конференцияләре ешрак булсын иде, дигән теләктә калдылар. Имеш-мимешләр белән яшәгәнче чыннан да беренче түрәдән борчыган сорауларга җавап алу, мәсьәләләргә тулы ачыклык кертә һәм халык өчен файдалы.

Мирһади Разов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: