Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр җитәкчелеге чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау белән котлый

Яр Чаллыда чыгарылыш кичәләре дәвам итә.

Яр Чаллыда чыгарылыш кичәләре дәвам итә. Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназияне тәмамлаучылар хөрмәтенә оештырылган тантаналы чарада катнашты. Шәһәр башлыгы өч сыйныфның чыгарылыш укучыларына урта гомуми белем турында аттестатлар тапшырды.

"Һәр гаилә тормышына тагын бер матур сәхифә өстәлде, балаларның балачаклары тәмамланды, дип әйтә алабыз. Шунысын да әйтергә кирәк, безнең балаларыбыз Татарстан Республикасының, шәһәребезнең, хәтта илебезнең иң яхшы гимназияләренең берсендә укыды", – диде Наил Мәһдиев.  –Хөрмәтле укучылар, сез ирешкән яхшы нәтиҗәләр сезнең тырышлыктан башка булмас иде. Сезнең бу нәтиҗәләрегез – сезгә башыгызны горур тотып, хыялларыгызны тормышка ашырырга, югары уку йортларына укырга керергә, күңелегезгә ошаган һөнәр сайларга мөмкинлек бирүче нәтиҗәләр".

 Яр Чаллыда быел 1 910 унберенче сыйныф укучысы чыгарыла. БДИ нәтиҗәләре буенча 25 укучы иң югары баллны җыйды.

 

http://nabchelny.ru/news/37088

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев