Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мэры: "Акылга сыймаслык хәл бу!"

Чаллыда бер автомобиль хуҗасының ваемсызлыгы аркасында, ашыгыч ярдәм хезмәте ГЭС бистәсенең 3/3 йорты ишегалдыннан тиз генә чыгып китә алмый. Мэр бу турыда үз фикерен белдерде.

Машинада хастаханәгә илтергә тиешле авыру бала була. «Күршебезнең машинасы дөрес урынга куелмаганга, без, ашыгыч ярдәм табиблары белән, 40 минут ишегалдыннан чыга алмадык. Машина хуҗасы безне тыңламады», – ди аяныч хәлгә тарыган шәһәрдәшебез. Медицина белгечләре полиция хезмәткәрләрен чакырып, машинаны урыныннан күчергәч кенә ашыгыч ярдәм хастаханәгә китә. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара. 

Бу күңелсез вакыйга шәһәр мэры Наил Мәһдиевне дә битараф калдырмады. 
– Моның өчен нинди фикерле, нинди карашлы кеше булырга кирәк? Акылга сыймаслык хәл. Машиналарын тәүлек буе ишек алдында тотучылар күп. Алар белән эшне активлаштырырга кирәк. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары, эвакуаторларны чакырырга читенсенмәгез», – диде ул тиешле хезмәтләргә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы