Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мэры: “Мәгарифкә бу кадәр акча бирелгәне булмады”

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев яңа уку елына әзерлеккә нәтиҗә ясады.

Быел Чаллыда соңгы елларда моңарчы күрелмәгән вакыйга – берьюлы ике яңа мәктәп ачылды. Бу максатка 3 млрд сумнан артык акча сарыф ителде. Моннан тыш, август аенда өч яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Нәтиҗәдә, 600дән артык бала урын белән тәэмин ителде.
«Чаллыга беркайчан да мондый күләмдә финансларның бирелгәне юк иде, – диде мэр. – Соңгы 6 ел эчендә 6 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы төзедек».
Актив төзелә торган микрорайоннарда яңа мәктәпләр булдыру зарур – бу Мәләкәс аръягы, 69нчы микрорайон, «Притяжение» районы. Яңа уку йортлары төзүне планлаштырганда аларга аерым игътибар биреләчәк. Шәһәрдә балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне ремонтлау дәвам итә. 
Мәгариф идарәсе җитәкчеләренә мәктәпләрдә  һәм балалар бакчаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү аерым игътибар үзәгендә. «Учреждениеләрне техник чаралар белән тәэмин итүгә 219 миллион сум бүлеп бирелде », - дип искәртте мэр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф