Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәгариф тармагы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

Хөрмәтле мәгариф тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

«Барлык һөнәрләр дә кешеләрдән, һәм бары тик өчесе –укытучы, хөкемдар һәм табиб –Алладан», – дигән борынгы грек фәлсәфәче Сократ.
Мәгълүмати технологияләр, глобальләшү, пандемия тормышыбызны, уку-укыту процессларын оештыруны үзгәртте, әмма «укытучы» сүзе үз кыйммәтен югалтмады. Һәрвакыт укытучы һөнәре белем бирүне генә түгел, ә кешенең рухи сыйфатлары күренешен дә таләп итте. Нәкъ менә сез мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән яшь чаллылылар өчен сизгер педагоглар, аларның игелеккә өйрәтәсез, өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар өчен яхшы остазларга әвереләсез. 
Пандемия шартларында эшләү сезнең өчен яңа сынау булды. Әмма сез аларны осталарча уздыгыз. 1990 нчы елларныңкатлаулы икътисади шартларына карамастан, сез үз һөнәрегезгә тугры калып, игелеклемәңгелек кыйммәтләргә өйрәтүне дәвам иттегез.
Бүген без бу хезмәтнең нәтиҗәләрен шәһәр, республика, ил тормышының барлык тармакларындакүрәбез.
Без сезнең белән бергә Яр Чаллы, Татарстан Республикасын һәм илебезне таныткан мәктәпкәчә яшьтәге балаларыбызның, укучыларыбызның һәм студентларыбызның уңышлары белән горурланабыз.
Ел саен Яр Чаллы көллиятләре, ә быел мәктәп укучылары да WorldSkills һөнәри осталык чемпионатында медальләр яулыйлар, Татарстанда, Россия Федерациясендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Яшь чаллылылар BabySkills балалар чемпионатында үз сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтәләр.
Яр Чаллы белем сыйфаты буенча, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өлеше буенча республикада алдынгы урыннарда тора. Сезнең ярдәм белән бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары үз яшьтәшләре арасында конкурентлы өстенлеккә ия, бу исә үз чиратында аларга машина төзелеше, робототехника, мәгариф, сәламәтлек саклау, эшмәкәрлек өлкәләрендә кирәкле белгечләр булырга мөмкинлек бирә. 
Хәзерге вакытта шәһәрнең мәгариф өлкәсендә 15 меңнән артык кеше эшли.
Хезмәтегез, сизгерлегегез, аңлавыгыз, сабырлыгыгыз өчен зур рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, һөнәри үсеш һәм җиңел булмаган, кирәкле һәм мөһим эшегездә җиңүләр телим. Һәр укучыгызсезгә рәхмәтле булсын!

Бәйрәм белән сезне!
 

Яр Чаллы шәһәре мэры
Н.Г. Мәһдиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау