Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр урамнарында 5800 агач һәм куаклар утыртылды

Санитар-экологик айлык кысаларында Яр Чаллыда җыештыру һәм яшелләндерү буенча чаралар дәвам итә.

 240 гектар шәһәр территориясе чүп-чардан һәм коелган яфраклардан чистартылды, 350 куб.метр көнкүреш һәм үсемлек калдыклары җыеп чыгарылды. Чараларда 670 оешмадан 10 меңгә якын кеше катнашты. 

Башкарма комитет, Үзәк районы хакимияте, «КАМАЗ» ААҖ логистика үзәге, стоматология поликлиникасы, 77 нче гимназия, 28 нче мәктәп муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре, ТИСБИ студентлары коелган яфраклар җыю белән мәшгуль булдылар.

«Молодежный 9», «11 комплекс», «13 комплекс», «Береговая 35», «Лесной 42», «Гренада 4,5» территориаль иҗтимагый үзидарәләре яшелләндерү кампаниясенә актив кушылдылар.Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре үз микрорайоннарында яшәүчеләр белән берлектә 9/22 йорты янәшәсендәге аллеяга,  13/06 йорты территориясенә агач һәм куаклар утырттылар.16 комплекста яшәүчеләр һәм «Үзәк 16» ТИҮ рәисе 11/09, 16/08 һәм 16/14 йортлары территориясен чистарттылар һәм йортлар янындагы куаклыкларны кыскартып кистеләр.

35/8/1 йорты буйлап 8 өрәңге агачы, 42/07 йорты янында – алты, 13/07 йорты янында өч чыршы агачы утыртылды. «Горзеленхоз» хезмәтчәннәре Казан проспектында Мәдәният һәм ял паркы ягыннан һәм Металлургическая урамында агачлар утыртуны дәвам иттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, санитар-экологик айлык башланганнан бирле шәһәрдә инде 5800 агач һәм куаклар утыртылды.

Чәршәмбе өмәләрендә исә «Энтузиаст», «Булгарпиво», «Палитра» СҮ, «Камай» стоматологиясе(39/14),  «Сәүдә кварталы», «Күзкәй» АЗС,Яр Чаллы институты (филиал) КП(Ф)У кебек оешма һәм предприятиеләр һәм әлеге комплексларда яшәүчеләр актив катнаштылар.

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38372

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X