Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр үзәк китапханәсе чаллылыларны «Китапханәдә төн – 2019»га чакыра

Шәһәр үзәк китапханәсе чаллылыларны 20 апрель көнне 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр "Китапханәдә төн – 2019" социаль-мәдәни акциясенә кушылырга чакыра.

Быелгы акциянең темасы – "Бөтен дөнья – театр". Бу төндә китапханә театр дөньясының бер өлеше булачак.
Чара ачылышында чаллылылар PlankaMusic продюсерлык үзәге тамашасын күрәчәк. Балалар продюсерлык үзәгенең педагоглар составы җитәкчелегендә әзерләнгән иң яхшы номерлар башкарылачак. Тематик мәйданчыклар 18:30дан эшли башлый.
"Өстәл театры - үз кулларың белән дип исемләнгән балалар мастер-классында спектакль геройлары кәгазьдән һәм бамбуктан ясалачак, аннары «Колобок» әкияте буенча импровизация күрсәтеләчәк.
Рәссам Зөләйха Вәлиеваның "Театрга мәхәббәт белән" картиналары күргәзмәсендә тамашачылар алдында танылган музыкантлар, шагыйрьләр, рәссамнар чыгыш ясаячак.
"Чуар дөнья әкиятләре" курчак театрының төп геройлары белән тамашачылар театрның серле дөньясына чумачак.
Моннан тыш, кичә ахырында рок-музыка яңгыраячак. Шулай ук бәйрәм кунакларына «бергә күңелле җырлыйбыз» дип исемләнгән библио-караокеда катнашу мөмкинлеге дә булачак.
Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52. Адресы: Ямашев бульвары, 4/ 14А йорты, Шәһәр үзәк китапханәсе.

 

http://nabchelny.ru/news/36047

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев