Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдә грипп очраклары теркәлде

Чаллыда кискен респиратор чирләр белән авыручылар саны арта. Алай гына да түгел, 9 гыйнвар мәгълүматларына караганда, шәһәребездә өч кешегә лаборатор анализлар буенча грипп диагнозы куелган. Грипп белән авыручыларның икесе зур кеше, берсе ике яшьлек бала. Алар йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалау курсы үтәләр.

Тән температурасының югары булуы һәм хәлсезлек белән интегүчеләргә ОРВИдан дәвалау ысуллары билгеләнгән. 4нче шифаханәнең баш табиб урынбасары Гөлсәрия Абдуллина әйтүенчә, ОРВИ һәм грипптан саклану өчен йөткерә торган кешеләр белән аралашудан, инфекция вакытында массакүләм чараларга барудан тыелырга, эшкә җәяү барырга тырышырга кирәк. "Гигиена кагыйдәләрен дә үтәү зарур. Соклар, компотлар күбрәк эчегез, С витаминлы ризыклар ашарга тырышыгыз", - ди Гөлсәрия ханым.

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Узган тәүлектә генә бу хезмәткә 575 кеше мөрәҗәгать иткән. Ашыгыч медицина ярдәменә "03" телефонына шалтырата алмасагыз, "112" телефоны буенча бердәм үзәккә шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев