Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшебез Гөлия Сәхапова: «Уеннардан адреналин алам»

Сабантуй мәйданы гөрли. Биредә халык бик күп. Хәзерге минутта шәһәрдәшләр халык уеннарында катнаша.

Роза Бәшәрова сулы чиләкләрне көянтәгә асып йөгерүдә көндәшен җиңде.  
- Мин бит авыл баласы, көянтә белән күп йөрдек. Шуңа күрә җиңү авыр бирелмәде. Сабантуйга ел да чыгам, бер ярышны да калдырганым юк, - ди 70 яшьлек Роза апа.

Гөлия Сәхапованың сумкасы бүләкләр белән тулган.  Шулай да ул уеннарда катнашуын дәвам итә. Чираттагысы – бау белән машинаны тарту. Башта ир-атлар тартып карадылар, аннан – хатын-кызлар. Әйтергә кирәк, Гөлия дә ир-атлардан калышмады, машинаны үзенә тарта алды. Ир-атлар моны 7-8 секунд эчендә эшләсә, аңа 18 секунд вакыт кирәк булды.
- Бу уенда икенче ел катнашам. Тартырга авыр түгел, бу миңа шундый адреналин бирә, - ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй уеннар