Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшебез Илсөяр Зарипова “Урал сандугачы – 2017” төбәкара җыр фестивалендә җиңде

Екатеринбург шәһәрендә "Урал сандугачы - 2017" төбәкара татар җыры фестивале узды. Ул Урал төбәгенең танылган җырчысы Резеда Яруллинаның якты истәлегенә багышланып, зурлап унынчы тапкыр үткәрелде. Фестивальне оештыручылар арасында ТР Мәдәният министрлыгы, Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты да бар иде.

Бәйгедә Татарстан, Башкортостан, Пермь, Чиләбе, Курган, Төмән, Свердловск өлкәләреннән килгән йөзгә якын татар җыры һәм инструменталь музыкасын башкаручылар катнашты. Алар 15 яшькә кадәр, 16-36 яшь аралыгы һәм 36 яшьтән өлкәнрәк категорияләр буенча, "ялгыз җырлау", "вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбль", "музыка уен коралында уйнау" номинацияләре буенча бәяләнде. Бәйгедә катнашучыларның чыгышын вәкаләтле жюри тыңлады. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты Вил Усманов, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Ирина Гранковская, "Татар моңы" халыкара телевизион бәйге лауреаты Айнур Моратов, Татарстанның атказанган артисты Хәйдар Гыйльфанов, Татарстанның атказанган артистлары Марат Канафин, Алсу Сонгатуллина һәм Фәридә Әхмәтшина бар иде.

"Урал сандугачы - 2017" ике көн дәвам итте. Беренче көнне йөзләгән катнашучы арасыннан 36 кешене сайлап алдылар. Алар арасыннан да унике башкаручыны гына калдырып, гала-концерт программасына керттеләр. Иң яхшылар рәтендә шәһәрдәшебез популяр җырчы Илсөяр Зарипова да бар иде. Ул "ялгыз җырлау" номинациясендә беренче урынга лаек булды.

- Бәйге шартлары буенча, "ялгыз җырлау" номинациясендә өч төрле җыр әзерләргә кирәк иде. Аларның берсе үз тавышыңа гына, ягъни акапелло башкарыла торган җыр булырга тиеш иде. Икенчесе - 1980-90 нчы елларда популяр булган композиция. Һәм соңгысы ирекле темага сайланып алынды. Мин "Кошларга", "Киек казлар очты, күрдегезме" һәм "Әрәм итмик сөюне" башкардым. Жюри әгъзалары аларны югары бәяләп, миңа 1 нче дәрәҗәдәге диплом бирделәр, - дип сөйләде популяр җырчы.

Әйтергә кирәк, шәһәрдәшебез җиңгән номинациядә, аннан кала 48 кеше беренчелеккә дәгъва иткән булган. Әмма алар арасыннан Илсөяр Зариповага тиңнәр табылмаган. Моннан тыш ул Яр Чаллы исемен яклаучы бердәнбер катнашучы да булган. Шәһәрдәшебезне шундый зур дәрәҗәле бәйгедә җиңеп кайту белән ихлас күңелдән тәбриклибез! Иҗатында уңышлар һәм яңа бәйгеләрдән җиңү белән кайтырга телибез.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев