Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшләр белән җитди очрашу

Ниһаять, Мәскәү проспекты төзелеше дәвам ителәчәк.

Бу - шәһәрдәшләрнең күпчелеге өчен шатлыклы, мөһим вакыйга. Ә менә төзелеш нәтиҗәсендә җир участогыннан һәм йортларыннан мәхрүм калган кешеләрне борчу басты.
Халыкка аңлату эшләре башланды. Башта йортлары, бакчалары проспект төзелешеннән алынырга тиешле кешеләр белән аерым очрашулар үткәрәләр. Аннан соң, 20 апрельдә гомуми җыелыш була. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбедә милекчеләр белән эшләү тәртибе белән танышты. Аның фикеренчә, гомуми җыелышка кадәр һәр милекче белән шәхси очрашып, сөйләшергә кирәк. “Чөнки аларның һәрберсе шәхси якын килүне таләп итә. Кемнеңдер җир участогы, кемнеңдер йорты, хуҗалык объекты бар... Берәү сөйли, икенчесе үзенең кайгысын уйлый. Аннары 32 кеше сөйли, берсе тыңлый”, - диде ул.
Хаким моңа кадәр башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллинга һәм башка җаваплы затларга һәр милекче белән очрашырга кушты. “20 сенә
кадәр һәр милекче белән очрашуга (шимбә, ял көннәрендә. Кешеләргә ничек уңайлы) бер сәгать табыгыз. Документларын карагыз, тикшерегез, өйрәнегез. Участокларны һәм корылмаларны алу буенча канун нигезендә расланган тәртип бар. Кешеләрне кимсетергә ярамый. Без бу мәсьәләгә чишелеш табарга тиеш”, - диде Наил Мәһдиев.
Хаким әйтүенчә, шәһәрнең генераль планы буенча Орловка беистәсе белән “Юбилейное” бакчачылык ширкәте арасында Мәскәү проспекты төзелеше өчен коридор калдырылырга тиеш булган. Тик нигәдер бу урынга объектлар төзелгән. Бүгенге көндә бу участокларны бушату буенча күп көч сарыф итәргә туры киләчәк. Проектның бер өлеше эшләнгән инде. “Бу шәһәр өчен мөһим объект. Үз вакытында финанс кыенлыклар булу сәбәпле, ул тормышка ашырылмый калган иде. Хәзер шәһәрнең моңа мөмкинлекләре бар. Без ул мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тиеш, чөнки ул башка булмаска да мөмкин”, - диде Мәһдиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев