Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшләребез җәмәгать транспортыннан канәгатьме?

Шә­һәр­дәш­лә­ре­без­нең күп­че­ле­ге һәр көн­не ди­яр­лек җә­мә­гать тран­с­пор­тын­нан фай­да­ла­на. Бе­рә­ү­ләр "Не­фАЗ" ав­то­бус­ла­рын хуп­лый, икен­че­ләр "Га­зель" ләр­гә өс­тен­лек би­рә. Сүз дә юк, зур ир­кен, чис­та ав­то­бус­лар­да йө­рү уңай, әм­ма алар­ны озак кө­тәр­гә ки­рәк. "Га­зель" ләр еш һәм тиз йө­ри, лә­кин алар кур­кы­ныч­сыз­лы­гы ягын­нан ка­лы­ша ди­сәм ял­гыш бул­мас­тыр. "Элек­трот­ран­с­порт" җа­вап­лы­лы­гы чик­лән­гән җәм­гы­ять ка­ра­ма­гын­да­гы...

Шә­һәр­дәш­лә­ре­без­нең күп­че­ле­ге һәр көн­не ди­яр­лек җә­мә­гать тран­с­пор­тын­нан фай­да­ла­на. Бе­рә­ү­ләр "Не­фАЗ" ав­то­бус­ла­рын хуп­лый, икен­че­ләр "Га­зель" ләр­гә өс­тен­лек би­рә. Сүз дә юк, зур ир­кен, чис­та ав­то­бус­лар­да йө­рү уңай, әм­ма алар­ны озак кө­тәр­гә ки­рәк. "Га­зель" ләр еш һәм тиз йө­ри, лә­кин алар кур­кы­ныч­сыз­лы­гы ягын­нан ка­лы­ша ди­сәм ял­гыш бул­мас­тыр.

"Элек­трот­ран­с­порт" җа­вап­лы­лы­гы чик­лән­гән җәм­гы­ять ка­ра­ма­гын­да­гы зур ав­то­бус­лар­да, га­дәт­тә, өл­кән­нәр яра­тып йө­ри. Ко­ляс­ка­лы ха­тын­нар да алар­ны үз итә. Шу­ны­сы игъ­ти­бар­га ла­ек, би­ре­дә со­ци­аль юл йө­рү би­лет­ла­ры­на ав­то­бус йөр­тү­че­ләр­нең ачуы кил­ми. Алар аны шу­лай ти­еш дип ка­бул итә. Аның ка­ра­вы, "Га­зель" ләр­дә дә­ү­ләт ор­ган­на­ры та­ра­фын­нан, ка­нун ни­ге­зен­дә би­рел­гән әле­ге до­ку­мент­ны күр­гәч дор­фа кы­ла­ну­чы шо­фер­лар еш оч­рый. Күп­тән тү­гел ге­нә, алар­ның бер­се 9нчы марш­рут шо­фе­ры, мәк­тәп уку­чы­сы­ның юл йө­рү би­ле­тын ишек­тән урам­га таш­ла­ган. Бу га­мә­ле аңа бик кыйм­мәт­кә тө­шәр­гә мөм­кин.

"Пас­са­жирс­кие пе­ре­воз­ки" пред­при­я­ти­е­се җи­тәк­че­се Ни­ко­лай Тя­тюш­кин әле­ге шо­фер­га стресс­лар­га кар­шы то­ру­ны арт­ты­ру курс­ла­рын үтәр­гә ки­ңәш ит­кән, бу хак­та бо­е­рык та бар­лык­ка кил­гән. "Әгәр пас­са­жир йөр­тү­че бу та­ләп­не үтә­мә­сә, без аны марш­рут­тан ала­чак­быз. Бер­нин­ди ча­ра­лар кү­рел­мә­сә, мон­дый шо­фер­лар икен­че юлы ба­ла­ны да урам­га таш­лар­га мөм­кин­нәр. Ул ва­кыт­та ин­де җит­ди рә­веш­тә җа­вап би­рер­гә ту­ры ки­лә­чәк", - ди Н.Тя­тюш­кин. Аның әй­тү­ен­чә, пас­са­жир йөр­тү­че­ләр ара­сын­да "ба­ла­лар­га ти­мәс­кә" ди­гән ки­ле­шү бар икән. Җи­тәк­че, до­ку­мен­ты таш­лан­ган ма­лай­ның әти- әни­лә­рен­нән га­фу үте­нә­чәк­лә­рен дә әйт­те.

Шә­һәр­дәш­лә­ре­без­гә сез җә­мә­гать тран­с­пор­ты, "Га­зель", ав­то­бус шо­фер­ла­ры хез­мә­тен ни­чек бә­я­ли­сез ди­гән со­рау бе­лән мө­рә­җә­гать ит­тем.

Эль­ви­ра, КФУ сту­ден­ты:
- Мин җә­мә­гать тран­с­пор­ты шо­фер­ла­рын "бер чы­бык­тан сөр­мәс" идем. "Га­зель" йөр­тү­че­ләр ара­сын­да да төр­ле­се бар. Бер ва­кыт шун­дый хәл­гә тап бул­дым. Ике уку­чы без­не "Элек­тро­тех­ник­лар" тук­та­лы­шы­на ка­дәр буш­ка алып ба­ры­гыз әле дип со­ра­ды. "Җыр­лый бе­лә­сез­ме соң" ди­де аңа шо­фер ша­яр­тып һәм "Бел­ми­без шул" ди­гән җа­вап ал­ды. Нә­ти­җә­дә ма­лай­лар­ны ки­рәк урын­га буш­лай алып бар­ды.
Са­җи­дә ӘХ­МӘТ­ГА­ЛИ­Е­ВА, пен­си­о­нер:
- Кай­бер шо­фер­лар бик мө­ла­ем, әм­ма ара­ла­рын­да со­ци­аль юл би­ле­тын күр­гәч зар­ла­ну­чы­лар да оч­рый. Без бит ул би­лет­лар­ны со­ци­аль як­лау үзәк­лә­рен­нән ала­быз, ай са­ен ак­ча са­лып ба­ра­быз. Шу­лай бул­гач, ул ни­чек ка­нун­га кар­шы кил­сен ин­де. Ул "Га­зель" йөр­тү­че­ләр ка­нун­нар­ны, ке­ше хо­кук­ла­рын бел­ми­ләр. Бәл­ки алар өчен курс­лар, "сә­я­си сә­гать­ләр" үт­кә­рер­гә ки­рәк­тер. Юк­са, би­лет өчен элек­трон ва­ри­ант­та ак­ча тү­лә­гән­гә ачу­ла­ры чык­мас иде.

На­деж­да КРА­ЮШ­КИ­НА, пен­си­о­нер:
- Без ул со­ци­аль юл би­лет­лар­ны, 40 ел эш­ләп ла­ек­лы ял­га чык­кач ал­дык. Шу­ңа да ка­ра­мас­тан, шо­фер­лар шул до­ку­мент­ны күр­сә­ләр кы­зыл чүп­рәк күр­гән үгез­дәй ке­бек ка­рый баш­лый­лар. Үз­лә­ре­нең ге­нә тү­гел, пас­са­жир­лар­ның да кә­е­фен кы­ра­лар. Кыз­га­ныч, мон­дый кү­ңел­сез­лек­ләр да­и­ми оч­рап то­ра. Бер көн­не бе­рен­че марш­рут­та­гы 893 сан­лы га­зель шо­фе­ры, юл йө­рү би­ле­тын күр­сәт­кәч: "Пош­ла вон", - ди­де.
Ра­фа­эль ХӘЙ­БУЛ­ЛИН, пен­си­о­нер:
-Ла­ек­лы ял­га чык­кан­нан бир­ле 7нче марш­рут­та­гы "Га­зель" ләр бе­лән Си­до­ров­ка­га йө­рим. Би­ле­тым­ны күр­сәт­кәч, кы­рын ка­рау­чы­лар бул­га­ны юк, Ал­лаһ­ка шө­кер. Ми­нем "Рәх­мәт" ди­гә­не­мә "Та­гын ки­ле­гез" дип ел­ма­еп җа­вап би­рә­ләр. Ми­ңа бу "Га­зель" ләр­дә йө­рү ошый, шо­фер­лар­ның һәр­ва­кыт план­на­ры үтәл­сен иде.
Гөл­зар ГЫЙЛЬ­МА­НО­ВА, пен­си­о­нер:
-Мин яңа шә­һәр­дә яшим, ЗЯБ­та­гы Боз са­ра­ен­да эш­лим. Эш­кә 26нчы марш­рут­та­гы "Не­фАЗ" ав­то­бус­ла­ры бе­лән ба­рып кай­там. Алар­ның "6нчы бис­тә" тук­та­лы­шын­да ни­чә­дә бул­га­нын бе­ләм. Шул ва­кыт­ка тук­та­лыш­ка чы­гып то­рам да, зур, ма­тур, җы­лы, чис­та ав­то­бус­ка уты­рып, шә­һәр­не ка­рап ба­рам. Ав­то­бус шо­фер­ла­ры­ның эшен­нән ка­нә­гать. Алар­га утыр­ган са­ен, урам­на­ры­быз­га зур ав­то­бус­лар­ны кай­тар­ган өчен шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев­ка рәх­мәт әй­тәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев