Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшләребез праймеризда зур активлык күрсәтә

Бүген илкүләмендә "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатлар өчен алдан тавыш бирү уза. Яр Чаллы буйлап урнашкан 34 сайлау участоклары иртәнге сигездән беренче шәһәрдәшләребезне кабул итә башладылар. Гомумән, Татарстанда бүген 560 сайлау пункты ачылды. Аларда 2,3 меңнән артык кеше эшли. Аларга волонтерлар да ярдәм итә.

Депутатлыкка кандидатларны бермандатлы сайлау округы һәм Федераль список буенча сайлап алалар. Беренче бюллетеньдә Чаллы буйлап 4 депутатлыкка кандидат: Дмитрий Биденко, Максим Боев, Әлфия Когонина и Артем Латыпов теркәлгән. Федераль список буенча 44 кеше тәкъдим ителгән.

Гомумән, бүгенге сайлаулар, "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан депутатлыкка кандидатларны сайлап алуның ачык һәм үтәкүрелмәлеген раслаучы, ил күләмендәге зур үрнәк. Аларда сайлау хокукына ия булган һәркем катнаша алды.

Сайлау барышының һәрбер этабын да pg.er.ru сайты буенча тикшерү мөмкинлеге дә булдырылды. Моннан тыш, сайлауларның үзенчәлеге булып рейтинг системасының кулланылышы да торды. Ягъни сайлап алучылар исемлекләрдән теләсә кайсы кандидатны аерып алып, аңа тавышын бирә алды.

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев үз тавышын 40 нчы мәктәп бинасында бирде. Аның сүзләренә караганда, "Бердәм Россия" депутатлыкка кандидатларны сайлап алуда яңа ысулны күрсәтте. Үзе ул шәхсән "Бердәм Россиянең" лаеклы кандидатларын сайлап алырга тырышты.

362 нче сайлау участогының рәисе Светлана Гаврилова әйтүенчә, сайлауларда шәһәрдәшләребез дә зур активлыкны күрсәтәләр: "Сайлау участоклары ачылганчы ук кешеләр җыела башлаган иде. Күтәренке кәеф белән киләләр. Барысы да яхшы һәм тыныч уза. Сайлауларны үткәрүдә безгә волонтерлар да ярдәм итә. Алар онлайн системада "Бердәм Россия" сайтына тавыш бирүчеләр саны буенча соңгы мәгълуматларны тапшырып торалар", - дип сөйләде ул. 349 нчы сайулау участогы рәисе Елена Шакирова да алдан сайулауларның югары дәрәҗәдәүтүен ассызыклады. "Праймернизны үткәрү буенча без махсус әзерлек курслары үттек. Казаннан килгән белгечләр белән шөгыльләндек. Бүген сайлаучыларның сораулары булса, без аларга җавап биреп, гадел сайлау рәвешен саклап барабыз", - дип аңлатты рәис. Сайлау участоклары кичке сигезгә кадәр эшлиячәк.

Альбина Зарипова (автор фотолары)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X